Төлке дип хатын-кызны атып үтергән авыл җирлеге башлыгын ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Кайбыч район судында авыл җирлеге башлыгының төлке дип, хатын-кызны атып үтерүе буенча җинаять эшен карыйлар.

Тикшерү версиясе буенча, узган елның 7 декабрендә авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов авылда яшәүче бер ханым үтенече буенча төлке атарга килә. Ир-ат хатын-кызның башына кигән фонарен төлке күзе дип уйлап,  шул тарафка мылтыктан ата. Яраланган хатын хастаханәгә барганда вафат була.

Фидаил Нигъмәтҗановны «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча гаелиләр. Хәзер аны ике елга рәшәткә артына утыртырга мөмкиннәр.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Һәлак булган хатынның туганнары элегрәк гаепләнүчегә иң кырыс җәзаны таләп итсәләр, хәзер ике як килешкән.

 

Кайбыч фаҗигасы: «Бу – коточкыч. Һич башка сыймый торган үкенечле хәл! Бөтен район шок хәлендә»


Фикер өстәү