Татарстанда күпбалалы 22 мең гаилә җир көтә

Татарстанда 61 меңнән артыграк күпбалалы гаилә җир кишәрлеген бушлай алучылар исемлегенә кертелгән. Шуның 39 меңе җир белән тәэмин ителгән инде.

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин әйтүенчә, ишле гаиләләргә тапшырылган кишәрлекләрнең гомуми мәйданы 4044 га тәшкил итә. 6 районда – гаиләләрнең 80–90 проценты, 9 районда 90–99 проценты җирле булган. Ә 21 районда исемлеккә кертелүчеләрнең барысы да кишәрлекләр белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта, министр сүзләренә караганда, республикада 18 меңнән артыграк җир кишәрлеге җитми. Кытлыкның 70 проценты чамасы Казан һәм Чаллы шәһәрләренә туры килә. Башкалабызда 15158 күпбалалы гаилә исемлеккә кертелсә, нибары 6394е генә җирле булган әле. Чаллыда исә исемлектәге 8083 гаиләдән 3130ына җир кишәрлеге бирелгән.


Фикер өстәү