Танылган хәйрияче Әсгат Галимҗанов: «Сау-сәламәт кеше өчен акча аяк астында ауный»

Сүзебез дөньяны шаккатырырлык яхшылыклар, игелекләр кылган Әсгат абый Галимҗанов турында. Аның яшәү рәвеше, әйбергә, акчага, байлыкка мөнәсәбәте башкаларныкына бөтенләй охшамаган иде. Аның үз тормыш алымнары, дөньяга үз карашы. Матур яшәүне ул бик күпләр кебек типтереп, дөньяның артына тибеп яшәүдә күрмәде. Кешеләр аның турында укып гаҗәпкә калдылар, аптырадылар, ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр. Тормыш исә аның изге юлда булуын раслады.  Гап-гади йөкченең, үзе әйтмешли, «ат шоферы»ның кылган гамәлләре – ятим балаларга күрсәткән игелеге таң калырлык. Шәхсән минем үземә кырык елдан артык аның белән аралашып яшәү насыйп булды, аның турында беренче мәкалә дә «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында дөнья күрде. Җор күңелле, мәзәкчән кеше иде ул.

Заманында Татарстан балалар фонды җитәкчесе булган шагыйрь Роберт Миңнуллинның сөйләгәннәре хәтердә калган. Алар Бөтенсоюз балалар фонды җыелышына гел чакырулы иде. Фонд җитәкчесе Альберт Лиханов йөкче Әсгат абыйның игелеген һәрвакыт үрнәк итеп куя торган була, җыелышта да Әсгат абый – көтеп алынган кунак. Шулай бервакыт Мәскәүдә фонд җыелышы башланыр алдыннан боларны – Роберт белән Әсгат абыйны була инде, мөлаем генә ханым: «Идите сюда, наши татары», – дип чакырып ала да Әсгат абыйга үз яныннан урын тәкъдим итә. Тәнәфестә Әсгат абый: «Кем булды бу? Ник мине үз янына утыртты?» – дип төпченә башлый. Робертка шул гына кирәк: «Тумышы белән Башкортстаннан ул, минем якташым – Раиса Максимовна, Горбачевның хатыны, – ди. – Син аңа телеңне ватып-җимереп торма, үзебезчә, Рәисә Мәксүмовна, дип дәш, аңлый ул». Әсгат абый икенче бер очрашуда шулай дәшә дә: «Да, это я», – ди Раиса Максимовна.

Горбачев заманы бу. Әсгат абый ил җитәкчесенең портретын юнәтү хәстәренә керешә. Казанга инде алар портрет белән кайта, аннан ул яшәгән баракның зал стенасына элеп куела.  Үзенә күрә сәбәбе дә бик җитди: «Без аның белән бер көнне – 2 нче мартта дөньяга килгән кешеләр, хатыны белән җыелышларда янәшә утырабыз».  Әсгат абыйның соңгы көннәренә кадәр портрет урынын үзгәртмәде.

…Әсгат абыйга игелек кылу белән бергә гармун җене дә кагылган иде. Ул яшьтән үк гармунда уйнарга яраткан.  Ак тальянын Жилплощадка базарыннан сатып алды. Төскә матур, ватылган-җимерелгән җире дә юк, әмма яңгырашы күңеленә ятмады. Монда инде аңа композитор Ифрат Хисамов ярдәм кулын сузды. Гармуннар төзәтү остасы буларак, тальянны ул көйләде, Әсгат абый «Их, алмагачлары»н, «Баламишкин»ны бик яратып уйный иде, ул гармунда уйнаган, Мирсәет Сөнгатуллин җырлаган мизгелләр дә булды, «Татарстан» радиосында махсус тапшыру да эшләнде.

Җыр-моң дигәндә ул дөньясын онытты. Колхоз базарында Таһир Якупов белән бик еш очраштылар, аны тыңлаган минутлары да еш булды.  Салават Фәтхетдинов концертларына баруны исә бер елны да калдырмый иде. Җырчының: «Әсгат абый, син сезон башлану концертларының беренчесенә һәм соңгысына кил, – дип киңәш иткәне дә хәтердә. Ник беренчесенәме – ул әле генераль репетиция төсендәрәк, соңгысында  инде эшләнәсе эшләнгән, нокта куелган».  Салаватның Камал театрындагы концертларында Әсгат абыйның урыны җиденче рәттә, тәнәфестә ул чәйгә чакырулы, концерт азагында исә Салават, гадәттәгечә, залда Әсгат абыйның да булуын хәбәр итә. Зал алкышлый, алай гына да түгел, пәрдә ябылгач игелек иясен  тамашачы урап ала: кочаклыйлар, чәченнән сыйпыйлар, кулларыннан тоталар, ятимнәргә күрсәткән игелеге өчен рәхмәтләрен җиткерәләр. Әмма эш моның белән генә төгәлләнми: урамда инде аны, һичшиксез, берничә кеше көтә. Болары – акчалата ярдәм сораучылар. Әсгат абый исә – хәләл көче белән эшләп тапкан акчасын ятим балалар йортында тәрбияләнүчеләргә тотучы. Аның фикере катгый: «Сау-сәламәт кеше өчен акча аяк астында ауный, тырышырга, үзеңне жәлләмәскә генә кирәк».

Дөрес, инде язуыбызча, аңа сокланучылар, кылган гамәлләрен хуплаучылар, үрнәк алучылар белән беррәттән, аны аңламаучылар, сәер, акылга зәгыйфь кешегә исәпләүчеләр дә булды. Әсгат абый үзе исә: «Нормаль кешеме мин, юкмы икәнлеген һәркем үзе хәл итсен», – ди торган иде. Әтинең ятимнәргә кылган игелекләрен бизмәнгә салып үлчәп бетереп кенә булмый. Гомер узган саен ул байый, сокландыра гына бара», – дигән фикердә Әсгат абыйның кызы Ләйлә белән кияве Радик. –  Халкыбызга, җитәкчеләргә әтиебезне онытмаулары өчен чиксез рәхмәт».

Бу айда Әсгат Галимҗановның тууына 85 яшь тулган булыр иде. Бакыйлыкка күчүенә дә – 5 ел. Туган төбәгендә – Апас районының Болын-Балыкчы авылында заманында ул үзе төзеткән йортта  музей ачарга планлаштыралар, аның тормышын, игелеген чагылдырган, гомумән, республикабызда иганәчелекнең үсешенә мөнәсәбәтле саллы һәм затлы китап әзерләнде.

Әсгат абый «Ватаным Татарстан»да шактый еш була иде. Аралаша, уен-көлке сөйли, без инде: «Әсгат абый, машинагызның ишекләрен бикләдегезме соң?» – дип сорап куябыз. «Син нәстә? – ди ул гаҗәпләнә төшеп. – Ул бит минем машина. Башка кеше кагылырга тиешме аңа?» Чынлыкта машина бикләнмәгән, ачкычы да шунда ук. Менә шундый гаҗәп, эчкерсез, мәрхәмәтле, миһербанлы, үтә гади милләттәшебез, изге җан,  әүлия иде ул.

 

Габделбәр Ризванов


Фикер өстәү