Салаватта кунакта: «ВТ» 14 яшьлек Анель Имамиевның хыялын чынга ашырды

Хыялланырга кирәк! Казанда яшәүче 14 яшьлек Анель Имамиев әнә шулай ди. Бер ай дигәндә күңелендә йөрткән хыялы тормышка ашты аның. Февраль аенда «Солнечный»тернәкләндерү үзәгендәге очрашу вакытында ДЦП авырулы сабый «ВТ» журналистына өч теләген җиткергән иде. Беренче теләк үтәлде: Анельны Россиянең атказанган, Татарстанның  халык артисты Салават Фәтхетдинов кунакка чакырды.

Сынау

Карап торышка Анельны авыру дип тә әйтеп булмый. Тик менә аяклары бераз тыңламый. Малай исә аякларын сөйрәп йөри алганга, күзләре күреп, колаклары ишеткәнгә шөкер итә, әнисенә рәхмәт укый.

Тугач та баламның авыру икәнен әйттеләр. Ишеткәч, нишләргә дә белмәдем. Үксеп елаган көннәрем күп булды. Көтеп алган нарасыеңны авыру, йөри алмаячак дисеннәр әле! – дип сөйли хәзер әнисе Ландыш. Бераздан мин үземне кулга алдым, елап кына эш чыкмаячагын аңладым. Баламны күтәреп, кая гына бармадым! Йөрмәгән табиб калмады. Тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана башладык. Максатыбыз баланы аякка бастыру иде.  9 ел буе иртәдән кичкә кадәр бала белән йөрдем. Тернәкләндерү үзәкләренә барып, балага табиблар ясаган массажны, күнегүләрне өйрәндем. Көнгә дүртәр тапкыр күнегүләр ясаттым. Кулларым да арый иде, хәлсезләнеп кайтып егылган вакытлар, күңелем төшкән чаклар да күп булды. Тик мин балам хакына көчле булырга өйрәндем. Иремнең  ярдәмен тою, бергәлек тә ярдәм итте. Авыру бала үстерүче башка әниләрне дә минем янга җибәрәләр иде. Аларга да мөмкин кадәр ярдәм иттем. Тырышлык бушка китмәде, улымның акылы сакланган, башы бик әйбәт эшли. Иң мөһиме – спортны ярата һәм иҗат дөньясында кайный.

Иҗат дигәннән, Анель җырларга да ярата, матур итеп шигырьләр дә сөйли, театр түгәрәгенә дә йөри. Ә менә Салават абыйсының җырлары күңеленә иң якыны икән. Әле  бер бәйгедә «Каен ауган» җырын башкарып, икенче урын алган. Ул хәтта җырчыга пародия дә ясап йөри икән.

Хыял

Салават Фәтхетдинов белән очрашу барыбызда да җылы хисләр калдырды. Без аны башкачарак узар дигән идек. Салаватның киң күңеллелегенә, кунакчыллыгына шаккаттык. Бер шалтыратуга ризалык бирүенә дә сөендек. Очрашу Казанның «Форсаж» үзәгендә узды. Җырчы да, аның командасы да, улы Рөстәм дә без килүгә ныклап әзерләнгән иде.  3 сәгатьлек очрашу күңелле бер бәйрәмгә әверелде.

Салават абый гомере буе яхшылык эшли инде ул. Булдыра алганны башкара, ди Салаватның элеккеге администраторы Зөлфәт Фәхретдинов. Мин 10 ел аның  белән бергә эшләдем. Шул чакта нинди генә чаралар уздырмадык, күпме авыруларның күңелен күрдек. Иң мөһиме – җырчы бер кемгә дә  «юк» димәде. Бер елны Салават абыйның концертына Миләүшә исемле ханым килде. Ул сәхнәгә хат язып менгерде. Авыру кызының бик тә Салават белән очрашасы килүен әйткән иде. 31 декабрь кичендә без бу кызга сюрприз ясадык. Алдан аппаратурасын көйләп куйдык. Бу вакытта Салават абый килмәгән иде әле. Берәү дә очрашу буласына ышанмады. Ишекләр ачылып китеп, җырлап килеп кергән җырчыны күреп, сабый шатлыктан елады. Балаларның  күңелендә ни икәнен без белмибез. Хыяллары тормышка ашканда, ниләр кичергәнен аңлый алмыйбыз

Зөлфәт дөрес әйтә! Бу кичне Анельның йөзеннән елмаю китмәде. Баштарак ул каушап та калды. Каушамаслык мыни! Әле кайчан гына бер күрергә өметләнгән Салават абыйсы үзе каршы ала бит! Җитмәсә, әнә күпме бүләккә күмде. Ул аны тиз генә киендереп тә куйды. Спорт киеменең җиңе бераз кыска икәнен күреп алгач, тагын бер кием бирәчәген әйтте. Анысын инде бераз үсә төшкәч тә кия алачак.  Бүләкләр арасында ни генә юк: мәктәпкә йөрергә букча, башлык-бияләй, исемле футболкалар. Хәтта чәй йөртергә җылы саклый торган термос та әзерләгән. Сыйларны да сайлый белә икән Салават абый. Бала күңеленә хуш килердәй тәм-томнар күп иде өстәлдә.  Анельбелән озаклап сөйләшеп утырдылар. Бер мәлгә, сабый сүзсез дә калды. Тын алмыйча, бары тик Салават абыйның күзләренә карап кына да утырды.

Сезнең белән очрашуга әле дә ышана алмыйм. Өнемме бу, төшемме, дим. Әйтерсең ниндидер могҗиза иленә эләктем. Мин бөтен татарлар яраткан җырчы белән янәшә утырам бит, – диде Анель.

Малайның күңеле дә тулды. Кечкенә генә булса да, көчле рухлы бала ул, яшьләрен тиз генә сөртте, аны башкаларга күрсәтеп тормады. Үзен авыру дигәннәрен яратмый. Бигрәк тә инвалид сүзеннән күңеле таш булып ката икән. Әнисе хәзер бу сүзләрне кабатламый. Анель исә үзенең башкалар кебек икәнен исбатламакчы. Максатына таба бара да инде. Кәрим Тинчурин театрында оешкан «Могҗиза» студиясендә  чыгыш ясап кына калмый, тиздән следж хоккей буенча ярышка китә. Спортны үз итүен Салават абыйсы да хуплады.

– Син Рөстәм Нәбиевне беләсеңме? Син шуңа карап,яшәр өчен көч ал, – диде ул. Инде алдан язганыбызча, Анель үзе дә Инстаграмда  Рөстәм абыйсын карап баруын, аңа соклануын әйткән иде.

Могҗиза

Салават абый Анельны шаккаттыруын дәвам итте. Ул аны картингта йөрергә чакырды. Башта Анель үзе рульгә утырды. Бу кадәрлесен көтмәгән сабый бөтенләй сүзсез калды. Тик шулай да  рульгә утырырга көч тапты  үзе.  Анель йөри башлагач, Салават абыйны үзгәртеп куйдылармыни! Бер урында тик тора алмый. Малайга көч бирә башлады.  Һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Йөреп туктагач, киңәшен дә кызганмады.

– Тизлеккә бас син. Тизлек кимемәсен! Курыкма. Бары тик газ белән генә эшлә, – диде ул.

Анель машинада йөреп туйгач, инде китәрбездер дигән идек, Салават абый әле тәмләп чәй эчмәдек дип туктатты. Баксаң, малайның әле тагын бер кат машинада йөрисе бар икән.  Чәй табыны артында тагын сөйләшү дәвам итте. Анель инде Салават абыйсына елышып беткән, кочагына сеңгән иде. Җырчы аңа үзенең телефонында булган күңелле видеоларын күрсәтте. Тиз генә якыннарының хәлен белеп шалтыратып та алды. Өендәге хайваннары турында сөйләде. Сабада кәҗә бүләк иткәннәрен дә искә төшерде. Оныклары белән таныштырды. Өч кыз оныгы барлыгын да сөйләде. Аларның матур исемнәре белән дә мактанып алды. Җәннәт, Рәйхан, Хәят исемле икән кызлар. Хатыны хакында да җылы итеп сөйләде. Улы Рөстәм исә Анельны зур тизлекле машинада йөртер өчен очрашуга килгән иде. Рөстәмнең узышларда катнашып, зур дәрәҗәләргә ирешкәнен белеп торсак та,  Анель өчен бу зур яңалык булды. Рөстәм абыйсы янына утырып, машинада йөрүе иң ошаганы булгандыр, мөгаен. Хис-кичерешләр йөзендә чагыла иде. Күзләренә кадәр елмайды аның. Машинадан чыккан чагында Салават абыйның үз итеп, яратып кочып алуы, җитәкләп алып килүләре малайны гына түгел, әнисенең күңел кылларын да тибрәтте. Җырчы малайга чираттагы тернәкләндерү курсы өчен акчалата ярдәм итәргә дә вәгъдә бирде. Берәр концертта бергә дуэт җырларга да килештеләр. Анельны җыр яздырыр өчен студиясенә чакырды. Юмартлыктан кабат  күңел тулды. Без бу кичтә Салаватның бер йөрәгенә күпме ярату сыйганына шаһит булдык. Бу очрашу теләк үтәү белән генә чикләнмәде. Әйтерсең без өч сәгатькә Салават абыйларга күченеп тордык.  Тыңлап кына утырганда да тормышта үрнәк итеп алырлык сыйфатларын күзәттек. Ул изге күңелле бала, кайгыртучан ата, кадерле ир, чын дус икән!

Бу төнне күзгә йокы кермәде. Анель белән Ландыш та йокламаган. Иртән телефонга хәбәр килеп төште: «Һәр кич кечкенә ике улымны йоклаткач, мине Анель гел үз янына чакыра.  Бергә кочаклашып, сөйләшеп, хыялланып ятарга яратабыз. Бу минем өчен иң рәхәт мизгелләр. Әйтерсең безнең улым белән икебезгә бер йөрәк. Бер бер-беребезгә шулкадәр бәйләнгән! Мин аны һәрчак хыялланырга өйрәтәм. Шулай итсәң, тормышта җиңел булыр, дим. Кичә без хыялның чынга ашуына ышандык. Улымның теләген тормышка ашырырга ярдәм иткән өчен «Ватаным Татарстан» редакциясенә, аның журналисты Гөлгенә Шиһаповага чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез». Анель исә, очрашу вакытында ук минем бүгенге халәтем өчен йөрәгем белән рәхмәт әйтәм, дигән иде. Игелек җирдә ятмый, аны эшләргә генә курыкмаска кирәк! Безне җирдә кеше рәхмәтләре йөртә.

Салават Фәтхетдинов: «Кешегә бүген җылы мөнәсәбәт кирәк»

– Салават абый, игелек эшлә дә суга сал, диләр. Сез хәйрия хакында сөйләү яклымы?

– Баштарак мин бу хакта беркемгә дә сиздерми идем.Чаллыда эшләгәндә, бер  сыйныфта укучы 11 балага ярдәм итеп тордым. Аларның әти-әниләре ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән иде. Бервакыт Минтимер Шәймиев белән сөйләштек. Ул миңа: «Нигә син изгелек эшләгәнеңне кешегә әйтмисең, аны яшермә,  сине башкалар күрсен, артыннан иярсен», диде. Хәзер мин байларга хәйрия эшләрендә катнашыгыз дип әйтеп торам. Аллага шөкер, эшләмәдек түгел, эшләдек. Мактанып әйтүем түгел, 30 елдан артык шушы юнәлештә мин. Кайчак барган җиремнән елап та кайтам. Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең арбада килеш биюләре, яшәргә омтылышлары күңелне кузгата. Авыру балаларга ярдәм итәсем генә килеп тора. Аны йөрәк үзе куша. Булдыра алганда нигә эшләмәскә соң? Кемнедер сөендерү – үзе зур бәхет.

–  2020 ел барыбызны да сынады.  Вирус сезнең гаиләгә тидеме, сезне үзгәрттеме?

Чынлап та, ел җиңел булмады. Без дә авырып алдык. Ләйсән апаң белән бергә чирләдек. Дәваланырга туры килде. Шөкер, җиңелчә генә узды. Пандемия тормышның кадерен арттырды. Якыннарга карата мөнәсәбәт үзгәрде. Тамашачыларымны сагындым. Сәхнә сагындырды. Әмма тик ятмадык. Җырлар тупланды. Иртәгәдән ике атналык гастрольдә без. Иртән юлга кузгалабыз.  

– Кешеләргә ни җитми?  Сездән матди ярдәм сорыйлармы, әллә рухи байлык эзләүчеләр дә бармы?

– Беләсезме, кешегә җылы мөнәсәбәт, аны аңлау, тыңлау кирәк. Бар кеше дә наз көтә. Авыру балаларга да шул кирәк. Аларның күңелен аңларга кушар идем мин. Аларга дус булырга кирәк. Мисал итеп хайваннарымны китерәм. Безнең өйдә лабрадор токымлы эт бар. Бер заман бу өйдән чыга да кача, чыга да кача. Аптырап беттек. Күршеләргә ияләшкән. Табып, машинага утыртып алып кайттык.  Баксаң, бу эт ачка, салкынга түзә, әмма игътибар булмаудан үлә икән. Кызым Лиана бу этләр хакында шуны укыган. Аларга ярату кирәк. Әгәр өйдә наз булмаса, читтән эзлиләр икән. Күршеләр исә безнең этне кадерләп кенә йөртәләр, ди. Балалары өстенә атланып йөри икән. Шуңа боларга ияләшкән. Хәзер без дә эткә мөнәсәбәтне үзгәрттек.

 Балаларга нинди киңәш бирер идегез?

– Аларның максатлары булырга тиеш. Булмас инде дип торасы юк. Татар юрап китерер, ди бит. Шуңа күрә гел алга карарга, тырышырга, уңышларга ирешергә кирәк.

Инстаграмда еш кына бик күңелле видеолар куясыз. Хәзер кеше интернетсыз яши алмый. Сез нинди фикердә?

Видеоларын куям инде мин. Әмма язылучыларга җавап язып утырмыйм. Никадәр генә җылы, матур видеолар күрсәтсәң дә, сиңа язучылар арасында барыбер начар сүзен җиткерүче табыла. Әшәке эзләп утыручылар җитәрлек. Мин аларны укып та тормыйм, җавап бирергә вакыт юк.

Гөлгенә Шиһапова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү