Татарстанда авыл ипотекасы буенча 992 миллион сумнан артыграк акча бирелгән

Татарстан авыл ипотекасын бирү күләме ягыннан Россия төбәкләре арасында алда бара. Бездә әлегә 2159 гаилә торак сатып алу яки төзүгә акча белән тәэмин ителгән. Быел республикада 466 гаилә программадан файдаланырга өлгергән инде. Авыл ипотекасы буенча халыкка барлыгы 993 миллион сумга якын кредит бирелгән. Программаның төп операторы – “Россельхозбанк”. Быел кредит оешмасыннан 587 миллион сумлык 275 кредит алынган.

Проектның максаты – авыл җирлегендә яшәүчеләрне уңайлы, чагыштырмача арзанлы торак белән тәэмин итү. Ипотеканы теләсә кайсы авылдан (халык саны 30 мең кешедән артмаган торак пунктта) күчемсез милек төзү яки сатып алуга рәсмиләштерергә мөмкин. 25 елга кадәр бирелә торган кредит күләме – 100 меңнән 3 миллион сумга кадәр. Башлангыч кертем торак бәясенең 10 процентыннан башлана. Ипотеканы 21дән 75 яшькә кадәрге кешеләр алырга мөмкин. Беренчел кертем сыйфатында ана капиталын файдалану мөмкинлеге бар.
Авыл территорияләре исемлеген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында аныкларга, шулай ук авыл ипотекасы мәсьәләләре буенча министрлыкка шалтыратып белешергә була.

Тел.: 8-800-444-16-70.


Фикер өстәү