Татарстанда хәрбиләргә куелган һәйкәл янып беткән

Зәйдә Җиңү бульварында куелган «Азат итүче хәрби» һәйкәле янган.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын турында хәбәр кичә 18.39 сәгатьтә 101номерына килгән. Һәйкәл композит материалдан ясалган булган. Янгын мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын сүндерүчеләр утны тиз сүндереп бетергән, тик һәйкәл янып беткән. Янгын чыгу сәбәбен ачыклыйлар, дип яза Татар-информ.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә, янгын урынына Зәй прокуроры урынбасары килгән. Әлеге факт буенча тикшерү оештырырга кушылган.


Фикер өстәү