Акча кем кулында?

Килешәсездер: акча – мәңгелек тема. Беркайчан да җитәсе булмаган, күпләрнең күзен томалаган, шактый гаиләләрнең тынычлыгын алган бу тема турында язарга бик яратмыйм. Шул ук вакытта бүген акчасыз да яшәп була дип әйтү дә ахмаклыкка тиң булыр иде. Чама хисе онытылмаса гына инде…

Элек акча гаиләдә бер кеше кулында иде. Гадәттә, олы кеше – әни кулында була. Калган гаилә әгъзалары акчаны, тиененә кадәр санап, аңа алып кайтып бирә, бигрәк тә киленнәр гади генә әйбер алырга да акча сорарга куркып йөри иде. Бер яктан, тәртип кебек. Әмма һәркемнең бит үзенеке генә булган, башкалар кысылмаска тиешле дөньясы, бераз гына булса да иреге (пространство) булырга тиеш. Гади итеп әйткәндә, хокукы булырга тиеш. Вак-төякка кадәр отчет бирү – кемне дә кимсетә торган нәрсәдер. Әле бит акча янчыгын кулда тотканнар арасында да төрлесе бар… Ярый ла, вакытында яшьләргә юл бирә белсә, картлык килгәч, шул акча аркасында кадерсезгә калмаса…

Күптән түгел райондагы бер кибеттә шундый хәлгә тап булдым. Бу кибетләр челтәрендә товарлар чагыштырмача очсыз, шуңа анда, ничә керсәң дә, кеше күп була. Кассага да һәрчак чират торасы. Күпләр тәгәрмәчле махсус арбага тутырып товар ала, шул сәбәпле чиратта да озак торасы. Бездән берничә кеше алдан бер арба товар алган кешеләргә чират җитте. Ирле-хатынлы бу пар янәшәсендә өлкән яшьтәге апа (илле яшьтән үткән миңа да әби булырлык яшьтә) да бар. Кызыксынып карарга кергәндер инде, дигән идем, юк шул, яшьләрнең берсе товарны кассада бушатты, икенчесе теге яктан тутырып торды. Аннан кассага әби килде, кулъяулыкка төргән акчасын чыгарып, озаклап санап түләде. Бәлки мине гаепләүчеләр дә булыр, әмма миңа бик күңелсез күренеш булып тоелды ул. Инде үзләре әби-бабай булыр яшькә җиткән (бәлки инде әби-бабайдыр да) бу парның кибеттә товар алырлык, алган товарга да акча түләрлек хокукы булмавын күреп, аларны ихлас жәлләдем. Үзләре эшләп тапкан акча лабаса… Бу дәрәҗәдә контроль, исәп-хисап… – шул яшькә җитеп тә, өч көнлек дөнья йортында акчадан да өстенрәк кыйммәтләр барын аңламаган әбине дә жәлләдем. Көч-куәт белән бергә, бер көн килеп, бу власть та китәчәк, телиме-теләмиме, шушы кешеләр кулына калачак бит…

Шөкер, моны аңлаучылар, тормыш йөген бик теләп яшьләр кулына тапшыручылар да күп. Акча ягыннан да күп гаиләләрдә кануннар үзгәрде. Акча хәзер эшләгән һәркемнең үз кулында. Һәркемнең үз кассасы. Акча тота белгән кешеләргә монысы да начар түгел, йортка кирәк-яракны да алып кайтабыз, үзебезгә кирәген дә алабыз, артып калганын җыябыз да, диләр. «Әйбер сатарга керсәң, килен-бием-каената әйберне барысы бергә карыйлар, балаларга киемгә акчаны килен түли, бәясен дә яшерми, моны алыйммы, дип тә сорап тормый, өлкәннәр дә тыймый, киресенчә, ал әйдә, дип кенә тора. Мондый гаиләләргә кергән саен сөенеп чыгам, һәркемнең үз яшәү рәвеше инде, төрлесен күрергә туры килә», – ди бер танышым.

Акча турында сүз чыккан икән, шунысын да әйтим әле. Соңгы вакытта акчаның дәрәҗәсе артуның файдалары да күп аның үзе. Әйтик, хәзер акчаң булса, кибеттә бар нәрсә дә бар, беркемгә ялынасы юк. Эш эшләткән кешегә дә, мал-терлек чалганга, бакча сукалаган, тирес түккән, төягән, печән чапкан, алып кайткан… ише авылдагы мең дә бер вак-төяккә аракы эзләп, кибеткә чабасы түгел. Булды бит шундый чорлар, акчаны күпме бирсәң дә, аны әйбергә санамадылар, «шешә» дәрәҗәлерәк иде. Шөкер, ул дошманнан котылдык.

Хәзер инде туган көннәргә, бәйрәмнәргә дә бүләк эзләп мәшәкатьләнәсе килми, күбесенчә, үзең теләгән әйбер алырсың дип акча гына бирәбез. Балалар да акчаны бик ярата. Хәер, шулай дигән идем дә, бер танышым әйттә: «Юк, балалар акча яратмый икән бит. Быелга кадәр үзем дә оныкларыма акча гына бирә идем. Быел Казанда яшәүче оныгымны туган көне белән котларга иртүк бардым. Йокыдан торды да караватын әйбәтләп җыештырып куйды. Бүләкләрне монда тезәм, ди бу. Ярый әле, акчага өстәп, вак-төяк алган идем, акчага исе дә китмәде, әнә шул вак-төяк бүләкләргә шулкадәр сөенде. Аптырап калдым. Балалар ни өчен акча яратмый икән дип уйлана торгач, җавабын да таптым бит. Без биргән акчаны әниләре: «Ярар, балам, менә сиңа шул әйбер кирәк иде, шуны алырбыз», – дип ала да куя лабаса»…

Төрле кеше бардыр. Кемнәрдер бала кечкенәдән акча тотарга өйрәнсен өчен  яшьтән үз кассасы булырга, ул аны җыйнап, исәпләп тота белергә тиеш дип саный, башка кагыйдә белән яшәүчеләр дә бар. Әмма күпчелек, теге танышым әйткәнчә, туган көнгә, бәйрәмгә җыйналган акчаны бергә кушып, зуррак әйбер: өс киеме, телефон яки башка кирәк-ярак ала шул. Анысы да начар димәс идем. Күрәсең, балалар безнеңчә уйламый.

Акча шул ул…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү