Татарстанда яшәүче Леонид Якубовичка каклаган каз белән чәкчәк бүләк иткән

Алексеевск районының Ялкын авылында яшәүче Роза Минакова “Поле чудес” тапшыруында катнашкан.

Ул Леонид Якубовичка күчтәнәч итеп чәкчәк, бавырсак, туку фабрикасыннан күлмәк һәм балык белән каклаган каз алып барган. Шулай ук тапшыру вакытында аның оныклары Камилә белән Кирилл иҗади номер белән чыгыш ясаган.

Район басмасы хәбәр итүенчә, тапшыру 30 гыйнварда яздырылган.
Роза Минакова әлеге тәҗрибәне җылы хисләр белән искә ала.
– Тапшыруны дус кызларын белән бергә карадык. Үзеңне читтән карау бик кызык икән, – ди ул. – Кызганыч, барысы да эфирга кереп бетмәгән. Мин район, фабрика, кыңгырау чыңы фестивале турында сөйләгән, сәламнәр юллаган идем. Ә, гомумән алганда, мин бик рәхмәтле, әлбәттә. Яхшы чыгыш ясаган оныкларым өчен дә шатмын. Тапшырудан соң туганнар һәм танышлар бик күп шалтыратты. Икенче көнне бездә Май чабу бәйрәме булды. Анда һәр кеше диярлек котлады, сорашты,- ди ул.

Фото: alekseyevsk.ru


Фикер өстәү