Татарстанның хоккей сөючеләре “Ак барс”ның “Салават Юлаев”ны җиңәсен фаразлый

Бүген “Ак барс” Казанда Көнчыгыш конференциясенең ярымфиналында “Салават Юлаев”ка каршы беренче очрашуын уздыра. Матч 19.30 сәгатьтә башлана.

Көнчыгыш конференциясенең чирекфиналында “Ак барс” “Торпедо”га каршы уйнады һәм серияне 4:0 исәбе белән отты. “Салават Юлаев” “Трактор”га каршы уйнады һәм 5 матчлык сериядә 4:1 исәбе белән өстенлеккә иреште.

КХЛда командалар бер-берсенә каршы 79 мәртәбә уйнады. 41 очрашуда “Ак барс” җиңде. Плэй-оффта көндәшләр 6 тапкыр очрашты. 4 серия Казан командасы файдасына тәмамланды. 2017 елда булган соңгы очрашуда “Ак барс” 4:1 исәбе белән өстен чыкты.
Быелгы очрашудан ни көтәргә? Газетабызның “Вконтакте”дагы сәхифәсендә уздырылган сораштыруда хоккей сөючеләр “Ак барс”ның өстен чыгасын фаразлый.

https://vk.com/vatanym?w=wall-183169097_26482

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү