Зәй районы башлыгы: “9 майга Зәйдә яңа һәйкәл куелачак”

Зәйдә Җиңү бульварында урнаштырылган һәйкәл ничек яна алган? Хокук сакчылары әнә шул сорауга җавап эзли. Аңа ут төрткән балаларны эзләп таптылар инде. Хәзер зурларга җавап тотарга туры киләчәк.

Зәйнең Җиңү бульварында һәйкәл януы турындагы хәбәр янгын сүндерүчеләргә 18 сәгать 39 минутта килеп ирешә. 11 минуттан утны сүндерәләр. Дөрес, ул вакытта инде һәйкәлдән берни калмаган була. Социаль челтәрләрдә әлеге вакыйга сурәтләнгән видеоязма таралды. Анда менә ниләр күренә: 8–10 яшь тирәсендәге берничә бала Мәңгелек ут янында уйный. Аннары һәйкәл төбендәге венокка ут төртмәкче булалар. Баштарак килеп чыкмый, ахырдан исә венок кына түгел, бөтен һәйкәл дөрләп яна башлый.

Зәй чагыштырмача тыныч шәһәр. Шуңа күрә кемнеңдер һәйкәлгә шау-шу чыгару өчен махсус ут төртүен фаразлавы, бу вакыйгадан провокация эзләве кыенрак. Һәрхәлдә, полиция һәйкәлгә ут төрткән балаларны тиз эзләп тапты. Алар – 9–11 яшьлек өч кыз һәм бер малай. Балаларның әти-әниләренә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35 маддәсе буенча беркетмә төзегәннәр. Алар балигълык яшенә җитмәгән балаларны тәрбияләү вазыйфасын тиешенчә үтәмәүдә гаепләнә.

Кем ут төрткәне аңлашылды. Тик менә һәйкәл ни өчен янган? Дөресрәге, ул ничек яна торган материалдан эшләнгән? Төп сорау әнә шуннан гыйбарәт. Хокук сакчылары да әнә шул сорауга җавап эзли. Татарстан прокуроры вазыйфасын башкаручы Алексей Заика Зәй шәһәре прокурорына һәйкәл куелганда килешү таләпләренең, шул исәптән тиешле технологияләрнең ни дәрәҗәдә һәм ничек үтәлгәнен тикшерергә кушкан. Сүз уңаеннан, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан төзелгән 1 тонна авырлыктагы һәм 6 метр биеклектәге һәйкәлнең янмый торган материалдан эшләнгән булуы хәбәр ителгән иде.

Вакыйгага ачыклык кертү нияте белән без Зәй шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Садретдинов белән элемтәгә кердек. «Һәйкәл ни өчен янган? Анысын әйтә алмыйм. Хокук сакчыларына һәйкәл белән бәйле барлык документлар һәм мәгълүматларны тапшырдык. Тикшерү бара. Гаеплеләр табылса, җавапка тартылыр», – диде ул.

Аңлашыла инде, әлеге вакыйга турындагы хәбәрләр социаль челтәрләрдә тиз таралды. Зәйдә яшәүчеләр икегә бүленде. Берәүләр баласын карамаган әти-әниләрне сүксә, икенче як һәйкәл урнаштыручыларны гаепли.

– Бу һәйкәлне ник куйдыгыз, искесе дә бик матур тора иде, дип әйтүчеләр бар. Әмма анысына инде 50 ел тирәсе иде. Алла сакласын, ава-нитә калса, ни буласын күз алдына китерәсезме? Яңа һәйкәл куярга вакыт җиткән иде. Ул эш Җиңүнең 75 еллыгына туры китереп эшләнде, – диде Роберт Садретдинов. – Һәйкәл ясаучылар белән дә элемтәгә кердек. Алар да борчыла. Бер як та ниндидер мәгълүматны яшереп калырга җыенмый. Калганын хокук сакчылары ачыклар.

Зәйдәге вакыйга турында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә дә сөйләштеләр.

– Һәйкәл ул сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәре турындагы истәлегебез. Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне кадерләп саклыйбыз. “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге шәһәр хакимияте белән берлектә һәйкәлне кабат булдыру өчен барысын да эшләячәк. Безнең бурыч – Җиңү көненә бу эшне башкарып чыгу. Вакыт күп калмады, әмма без моны эшләргә тиеш, бу – ил, республика, ветераннар алдында бурычыбыз. Бу безнең намус эше, – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов та 9 майга яңа һәйкәл урнаштыру өчен тырышачакларын әйтте.

– Һәйкәл яну вакыйгасын Зәйдә бик авыр кабул иттеләр, – диде ул. – Узган ел Җиңүнең 75 еллыгына авылларда 19 һәйкәл төзекләндерелде. Төп эш Зәйдә башкарылды: яңа һәйкәл куйдык. Ветераннарга бүләк ясыйсыбыз килде. Чөнки искесен алмаштырырга вакыт җиткән иде. Берничә ай дәвамында киңәшләштек, халык белән фикер алыштык, заманча материалдан эшләргә карар кылдык. Ни өчен килешүдә билгеләнгән иминлек таләпләре үтәлмәгән, нинди хаталар ясалган? Хокук саклау органнары, район хакимияте шуны ачыкларга тырыша. Якын арада җавап табылыр дип өметләнәм. Җиңү бәйрәменә кадәр 1,5 ай вакыт калды. Шул вакыт эчендә Зәйдә яңа һәйкәл куелсын өчен тырышачакбыз.

 

Илнар Хөснуллин


Фикер өстәү