Марат Әхмәтов: «Тел язмышына битараф булмаган блогерлар күп икән»

Узган ел ахырында игълан ителгән «Блогер.Татар» бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. Блогерларга бүләкне «Тантана» банкетлар залында тапшырдылар.
Социаль челтәрләрдә үз блогларын саф татар телендә алып баручы, үз һөнәрләрен кызыклы, үзенчәлекле итеп күрсәтүче блогерларның иң-иңнәре җыелган иде.

«Блогер.Татар» беренче һөнәри блогерлар бәйгесен Татарстан Президенты каршындагы Туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Матбугат.ру» порталы оештырды. Бәйгегә республика районнарыннан, Казан, Мәскәү, Ижау шәһәрләреннән, Австралия, Германия кебек илләрдән 130дан артык гариза килгән. Алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Күбесе – «Инстаграм», шулай ук «ВКонтакте», «Ютуб», «Одноклассники», «Тик-Ток», «Фейсбук» кебек социаль челтәрләрдә дә катнашучылар.


«Блогер.Татар» бәйгесе – бик җаваплы һәм файдалы вакыйга. Тел язмышына, гореф-гадәтләребезгә битараф булмаган никадәр күп милләттәшләребез бар икән. Шуңа да туктап калырга ярамый. Бу мөмкинлектән без киң файдаланырга тиеш», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов.


Бәйгенең шарты буенча эшче һөнәрләрдән дә, иҗади һөнәрләрдән дә 5әр җиңүчене сайлаганнар. Аларның һәркайсына 20000 сум күләмендә акчалата премия тапшырылды.


– Бәйгене башлап җибәргәндә бераз шик туган иде. Гаризалар килә башлагач, бик шатландык. Без теләгән блогерлардан булгач, аеруча да. Бәйге дәвамлы булачак, башка темага тагын да кызыклырак форматта эшләргә уйлыйбыз, –диде «Матбугат.ру» порталының хуҗасы һәм бәйгене оештыручы журналист Данил Сәфәров.
«Блогер.Татар» республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесе җиңүчеләре

ЭШЧЕ ҺӨНӘРЛӘР:

Сыер савучы
Тәнзилә Идиятуллина
“Инстаграм”да 47000 язылучысы бар
https://www.instagram.com/tanziliaidiia/

Дальнобойщик
Назыйм Галимов
9000 язылучы – “Инстаграм”
https://www.instagram.com/nazim__galimov/

Аш-су остасы
Гөлчәчәк Фәтхулова (Сургут)
28000 «ВКонтакте»
https://vk.com/tatars.ashley

Визажист
Айгөл Гатауллина
13000 “Инстаграм”
https://www.instagram.com/infinaa/

Тегүче
Альбина Фазлыева
61000 “Инстаграм”
https://www.instagram.com/albina_fazlyeva_/

ИҖАДИ ҺӨНӘРЛӘР:

Шагыйрь
Илсаф Тимербайев
9000 “Инстаграм”
https://www.instagram.com/_ilsaf_/

Журналист
Финзия Газизова (Австралия)
26000 “Инстаграм”
https://www.instagram.com/finziaaustralia/

Баянчы
Илдус Һадиев
14000 “Инстаграм”
https://www.instagram.com/ildus.hadiev/

Укытучы, язучы
Сәрия Мирзаянова
7000 “Инстаграм”
https://www.instagram.com/mirzaianovasariia/

Блогер-вайнер
Гөлназ Әхмәдиева
18000 “Тик-Ток”

@koyashkai

Ләйсән Сафина

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү