Римма Садыйкова: «Спортчылар табибы барлык белгечләрнең җыелмасы кебек ул»

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина хезмәткәрләренең иң яхшыларына Россия һәм Татарстан бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Алар арасында Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең спорт медицинасы буенча баш табиб урынбасары Римма Садыйкова да бар.

Ул Россиянең «Сәламәтлек саклау өлкәсендә Ватан алдындагы казанышлар өчен» медаленә лаек булды. Бу көннәрдә Римма Саиповна шул уңайдан котлаулар кабул итә. Без дә, аларга кушылып, зур җиңүләр яулаганда спортчыларга хезмәт күрсәтүче табибларның өлеше әйтеп бетергесез зур икәнлеген аңлап, спорт медицинасы турындагы яңалыкларны белешеп кайттык.

Баксаң, спортчыларның сәламәтлегенә күз-колак булып, аларны ярышларга әзерләүче, берәр хәл була калса, кичекмәстән ярдәмгә килүче әлеге үзәкнең тарихы еракларга барып тоташа икән. 1924 елда шушы үзәкнең башлангычы булып, республикада Санитар агарту йорты ачыла, 1948 елны ул Республика дәвалау физкультурасы диспансеры дип атала башлый.
Үзәк Казан дәүләт медицина институтындагы реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасының клиник базасы да булып тора. Бу кафедрада нәкъ менә дәвалау физкультурасы, спорт медицинасы һәм физиотерапия буенча Идел буе төбәге өчен белгечләр әзерлиләр. Ун меңнәрчә спортчының сәламәтлеген күзәтеп торалар. Алар арасында Олимпия уеннарында, дөнья чемпионатларында призлы урын алучылар бар. Безнең данлыклы «Ак барс», «Зенит», «Рубин» командалары спортчыларының сәламәтлеген дә шушында кайгырталар, зур ярышларга шушында әзерлиләр.
– 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага, 2015 елда – Спортның су төрләре, 2018 елда Футбол буенча чемпионатына әзерлек бигрәк тә кызу булды, – дип искә ала Римма ханым.
Спортның киләчәге дә – үзәк кулында. Татарстан, Россия җыелма командалары әгъзалары, балалар һәм яшүсмерләр спорт клубында, Олимпия резервы училищесында шөгыльләнүчеләрнең зур спортка юлы шушы йорт аша үтә. Яшь спортчыларны тикшергәннән соң, организмның үзенчәлекләреннән чыгып, табиблар тренер белән бергә аларның һәрберсенә шәхси программа төзи. Мондый игътибар, һичшиксез, югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

2009 елның декабрь аенда биредә төбәк сәламәтлек үзәге дә оештырылган. Нәтиҗәдә Казан студентларына, шулай ук Биектау, Питрәч, Лаеш, Югары Ослан, Теләче районында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтелә. Без дә сәламәт яшәү өчен җиһазланган залларны карап чыктык. Яшәү урынындагы поликлиника биргән юллама белән авырулар тернәкләнергә килгән. Кайсы имгәнгән, тумыштан ниндидер җитешсезлеге булганнары да бар. Римма ханым әйтүенчә, тикшерү эшләре вагы-төягенә кадәр уйланылган. Тест үткәреп, организмның резервы билгеләнгәннән соң, сәламәт яшәү буенча программа төзиләр. Бу эшләр барысы да фәнни нигездә алып барыла, чөнки үзәк белгечләре гигиена тәрбиясе, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт медицинасы һәм дәвалау физкультурасы буенча республиканың норматив документларын төзүдә дә катнашалар. 2011 елдан бирле үзәк «Сәламәтлек индустриясе. Казан» дип аталган махсус күргәзмә дә оештырып килә. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтеп китик: 2010 елда үзәк оештырган «Сәламәтлек» программасы Россия буенча иң яхшы медиапроект дип танылган.
Сүз дә юк, мондый уңышлар күп очракта җитәкчеләрнең нинди булуына бәйле. Римма Садыйкова – Сәламәтлек саклауны оештыру һәм иҗтимагый сәламәтлек белгечлеге буенча югары категорияле табиб. Сәмәркандтан Казан медицина институтына укырга килгән кызның теләге бөтенләй башка була әле. Ул аның үз язмышына бәйле. Римманы табарга вакыт җиткәч, медицинага кагылышлы сәбәпләр буенча, аның әнисен бала тудыру йортына алмый йөдәтәләр. Берсенә, икенчесенә, өченчесенә җибәрәләр… Бу хәл әнисенең күңеленә бик кереп калган була, ахры. Аңлаудан гаҗиз булып, кабат-кабат искә алып сөйли ул бу хәлне. Ничек инде менә-менә бәби табарга торган әни кешене типкәләп йөртергә мөмкин? Шул сорауга җавап таба алмый. Бу сүзләрне кат-кат ишетеп үскән кыз, бала табу йортында эшләрмен, беркемне дә рәнҗетмәм, авыр хәлдә калдырмам, дип үз-үзенә сүз бирә. Хыялына ирешә ул. Хезмәт юлын Республика клиник хастаханәсендә бала тудыру йортында башлый. Аннан шул ук хастаханәдә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтмәсе буенча үзе оештырган клиника-эксперт үзәген җитәкли. Анда 20 ел эшләгәннән соң, Республика медицина профилактикасы үзәгенә баш табиб итеп күчерәләр. Әле бер генә ел элек бүгенге вазыйфасына керешә. Аның хезмәте һәркайда югары бәяләнгән. Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамоталары, Казанның 1000 еллыгы уңаеннан бирелгән бүләкләр шул хакта сөйли.

– Мин остазларымнан уңдым, – ди Римма ханым бу җәһәттән. – Республика хастаханәсенә килгәч тә, Раиса Гуслякова, Леонид Рыбкин, Наталья Голаванова, Вера Еремкина кебек табиблар гел янәшәмдә булдылар, өйрәттеләр, ярдәм кулы суздылар. Ә тәҗрибә бик тә кирәк иде. Республика буенча эшләгәч, районнарга да йөрдек. Мин куратор булып Яңа Чишмә районына билгеләнгән идем. Операцияләр ясап, кайчак атналар буена шунда ятарга туры килде. Үлем белән яшәү арасында булган очраклар бигрәк тә хәтергә уелып калган. Без бит күп вакытта ике кеше тормышы өчен җавап бирдек. Бу хәл эшне тагын да катлауландыра иде.
Римма ханым әйтүенчә, спорт медицинасы – бик үзенчәлекле һөнәр. Монда бит диагноз куеп дәваларга да, тернәкләндерү эшләрен, физиология, биологияне белергә дә кирәк.
– Гадәттә без югары уку йортыннан бер белгечлек кенә алып чыгабыз. Ә спортчылар табибы барлык белгечләрнең җыелмасы кебек ул. Моңа күп еллар төрле белгечлекләр буенча эшләгәннән соң гына ирешеп була, – ди ул.
Әлбәттә инде, исеменә күрә җисеме дигәндәй, спортчыларны күзәтеп, өйрәтеп торгач, алардан ким күренсәң, килешеп тә бетмәс кебек. «Зур спорт турында сөйли алмыйм. Әмма йөзәргә бик яратам», – ди Римма ханым бу җәһәттән. Гаиләсендә дә спортчылар табибы булуыннан туктый алмый икән үзе. Барысы да сәламәт яшәү рәвешен хуплый. Хәер, гаиләдә булыр да булыр инде. Римма Садыйкованың хезмәтләре Татарстанны гына түгел, Россияне дә колачлый. Ул – Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының спорт медицинасы һәм дәвалау физкультурасы комплексы буенча штаттан тыш баш белгече. Идел буенда урнашкан 14 төбәккә хезмәт күрсәтә.

 

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү