Татарстанда әти-әниләр БДИ тапшырды

Россиядә әти-әниләр өчен бишенче тапкыр БДИ уздырылды. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да белемнәрен сынап карау өчен Казанның 183 нче гимназиясенә килде. Башка әти-әниләр белән беррәттән, ул да рус теленнән имтихан тапшырды. Имтиханда катнашучылар арасында Татарстан Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм башка танылган шәхесләр дә бар иде.


Фикер өстәү