«Ак барс» конференция ярымфиналының беренче уенында «Салават Юлаев»ны отты

«Ак барс» Көнчыгыш конференциясенең ярымфиналы кысаларында узган беренче уенда «Салават Юлаев»ны отты. Казанда узган очрашу 4:1 исәбе белән тәмамланды.

Хуҗалар исәпне беренче периодта ачты. Тәүге алканы Патрис Кормье кертте. Икенче периодта Михаил Глухов исәпне 2:0 ясады. Аннары Уфа командасы бер җавап алкасы кертте. Берничә минуттан Дмитрий Воронков «Ак барс»ның өченче алкасын кертте. Сүз уңаеннан, бу вакытта Казан командасы бер хоккейчыга азрак уйный иде. Тамашачыга икенче периодта тагын бер алка күрергә насыйп булган икән. Найджел Доус исәпне 4:1 ясады.

Өченче периодта командалар бер мәртәбә дә уңышка ирешә алмады. Көндәшләр арасындагы икенче 19 мартта Казанда узачак.

«Ак барс» – «Салават Юлаев» – 4:1 (1:0, 3:1)
1:0 Кормье (Яруллин, Песонен, 10:26, 1 уенчыга күбрәк уйнаганда)
2:0 Глухов (Яруллин, Лукоянов, 23:09)
2:1 Картаев (Солодухин, Лисовец, 23:35)
3:1 Воронков (Педан, 26:05, 1 уенчыга азрак уйнаганда)
4:1 Доус (Да Коста, Педан, 29:11)


Фикер өстәү