Шикәр комы, йомырка һәм бәрәңге бәясе арткан

Россиядә шикәр комы, йомырка һәм бәрәңге бәясе арткан. Узган атнада бәрәңге 2,6 процентка кыйммәтләнгән. Россия буенча тавык йомыркасының бәясе уртача 0,9 процентка күтәрелгән.

Статистка ведомствосы мәгълүматлары буенча Россиянең 62 төбәгендә тавык йомыркасы 0,1-0,9 процентка, унысында 2-9,8 процентка арткан, дүрт төбәктә бәя үзгәрмәгән, 9 субъектта бәя 0,1-0,7 процентка төшкән. Россиядә йомырка бәясе сентябрь башыннан гыйнвар башына кадәр 17 атна дәвамында арткан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Россия буенча шикәр комы-шикәр бәясе 0,4 процентка кыйммәтләнгән», — дип хәбәр итә Татар-информ.

 


Фикер өстәү