Ркаил Зәйдулла: «Эчтән хөр булган кеше тыштан бай күренә»

Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың яңа вазыйфадагы беренче эш-гамәлләрен каләм ияләре игътибар белән күзәтә. Инде «сайлау дөрес узмады» дигән сүзләр тынды, алга таба ниләр булыр, дигән кызыксыну исә кимеми. Без дә яңа рәиснең алга таба булган ниятләре белән кызыксындык.

– Язучылар берлеге корылтаеннан нинди тәэсирләр калды, үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

– Татар язучыларының корылтайлары гомер-гомергә шау-шулы үтте. Мәсәлән, 1999 елның маендагы корылтай нык истә калган. Ул, гомумән, төнгә кадәр дәвам итте, ләкин барыбер тәмамланмады. Аннан соң аны җәй уртасына күчерделәр. Анда да төп мәсьәлә рәис сайлау иде. Бездә бит рәис урындыгы әллә нинди тәхеткә тиң, дип уйлаучылар бар. Элеккеге рәисне хәкарәтләү дә ниндидер традициягә әйләнде кебек. Шуңа күрә бу юлы да минем өчен әллә ни яңалык булмады. Буза куптарырга яратучылар бар инде безнең арада, нишлисең… Мин үзем дә яшь чакта кимен куймый идем. Минем очракта бу яшьлек максимализмы булгандыр. Дөньяны үзгәртәсе килү теләге. Шагыйрь өчен бу шулкадәр табигый!  Өлкәнәйгәч, олпатлангач, фикер сөреше дә үзгәрә, тыныч кына иҗтиһат итү нәтиҗәлерәк булыр сыман тоела башлый. Ләкин һәркем дә буразнага төшә алмый икән… Картая белмәс перманент  революционерлар була. Монысы да табигый. Шуңа күрә гаҗәпләнерлек хәлләр әллә ни булмады. Эш рәиснең кем булуына беркадәр бәйледер инде ул. Ләкин бер генә рәис тә һәрбер язучыга тулысынча ярап бетә алмый. Күз уңындагы кешенең кимчелеге барыбер табыла. Дүрт аяклы ат та абына, диләр бит. Тик торган, хәрәкәтләнмәгән кеше генә ялгышмый. Хәер, соңыннан сагынып сөйли торган рәисләр дә була. Өлкәнрәк язучылар Зәки Нурины объектив һәм киң күңелле булганы өчен мактап искә алалар иде. Мин дә аны шулай хәтерлим. Олы гәүдәле, киң күңелле кеше иде, мәрхүм. Партизан! Дөрес, ул вакытта Язучылар берлегенең үз әгъзаларына игелек эшләү җәһәтеннән мөмкинлекләре дә зуррак иде. Мәсәлән, берлеккә керү белән фатир мәсьәләсе хәл ителә иде гадәттә. Абруй да башка. Хәзер бөтенләй башка вазгыять.

Мин бит бүтән бер төрле таныш булмаган өлкәгә килмәдем. Әлеге даирә, Язучылар берлеге дип әйтик инде, миңа яшьтән таныш, үз. Җаваплылыкны белеп килдем. Монда үз мәнфәгатеңне читкә куеп, татар әдәбияты, татар сүзе өчен эшләргә кирәк. Һәм, әлбәттә, Язучылар берлеге әгъзаларының хәтта меркантильрәк ихтыяҗларын да читкә тибәрү дөрес булмас.

– Язучылар берлеге корылтае гадәттә татар зыялылары өчен көтеп алынган вакыйга була иде. Ләкин быел ул гадәтирәк үтте кебек. Дөрес, аның әһәмиятен күбебез  төшенә. Әмма язучыларның шактый өлешенең анда катнашмавын ничек аңлатырга?

– Аның сәбәбе билгеле –  әлеге дә баягы зәхмәтле чир. Язучыларның күбесе өлкән яшьтә, аларның шикләнүе, вирустан куркуы табигый. Биш ел эчендә 50 язучыны югалтканбыз. Бу – бик зур сан. Әлбәттә, мондый вазгыятьтә корылтай эшендә замана технологияләрен куллану отышлы булыр иде. Ләкин язучыларның күбесе интернет белән «дус» түгел. Аннан, тавыш бирүдә дә бәхәсле момент булып алды. Башта zoom аша тавыш бирүгә килешкәннәр иде, аннары минем көндәшләр моңа каршы чыкты. Мин аларны бик аңлап бетермәдем. Әлбәттә, тавыш бирү яшерен. Әмма мин кем өчендер тавыш бирәм икән, аны яшереп тормас идем. Язучы ул – шәхес. Әгәр ул zoom аша, мин шушы кандидат өчен тавыш бирәм, дип әйтә икән, нишләп аны исәпкә алмаска? Җыйнап әйткәндә, zoom аша да яшерен тавыш бирү мөмкинлеген булдырырга кирәк. Бу  җәһәттән берлекнең уставы да үзгәрешләр кертүгә мохтаҗ. Ул туксанынчы елларда эшләнгән һәм ул чакта беркем дә шушындый зәхмәт килеп  чыгар дип башына да китермәде. Икенчедән, ул вакытта берлектәге әгъзалар саны да азрак иде. Бүген алар өч йөздән ашып китте, барысын бергә җыю шактый кыен эш.

Язучылар берлегенә кадәр театр әһелләре корылтае узды. Хәзерге шартларда бер залда биш йөздән артык әгъзаны бергә туплау мөмкин булмаганлыктан, алар һәр биш кешедән бер делегат сайлап корылтайга җибәрделәр. Корылтайда йөздән артык кеше катнашты, бернинди гауга чыкмады.  Хәер, анда яшерен тавыш бирү дә  каралмаган.

Мин – демократия тарафдары. Әлбәттә, рәис яшерен тавыш белән сайланырга һәм ике мөддәттән артык кәнәфидә утырмаска  тиеш. Бу – уставның үзгәртелми торган өлешләре. Ә менә кворум мәсьәләсендә уставка үзгәрешләр кертергә кирәк. Бу җәһәттән эшче төркем төзелде, юристлар белән киңәшләшеп, бу мәсьәлә хәл ителер дип уйлыйм.

– Үзегез турында «өстән куелган» дигән сүзләргә нинди карашта сез?

– Мине язучылар яшерен тавыш биреп сайлады. Ә инде хәрәмләшүдә гаепләүләр бөтенләй бер киртәгә дә сыймый. Әгәр аерма 10–15 тавыш кына булса, нәрсәгәдер шикләнергә дә мөмкин булыр иде – шикчелләр бездә күп! – ә биредә минем файдага иллегә якын тавыш. Моның кадәр ялган бюллетень ташлап булмый. Анда хөрмәткә лаек язучылардан санау комиссиясе бар иде, күзәтүчеләр. Мин хәрәмләшүне яратмыйм. Җиңеләсең икән, егет булып калырга кирәк. Минем белән дә андый хәлләр булды, күп җиңелдем, әмма бүтәннәргә рәнҗеп, каргап йөрмәдем. Димәк, тәкъдиреңә шулай язылган. «Өстән куелган» дигәндә, бәлки, син Президент хозурындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның чыгышына ишарә ясыйсыңдыр. Ләкин аның сүз алуы табигый – Язучылар берлеге әлеге комиссия белән иңгә-иң торып эшләргә тиеш.

– Рәис вазыйфасында башкарырга җыенган эшләрегез белән таныштырсагыз иде.

– Әдәби фондны теркәү – иң беренче чиратта башкарыла торган эшләрнең берсе. Ул бар иде, ләкин эше дәвамлы була алмады. Мин күп даирәләр белән аралашам – язучыларга ярдәм итәргә теләгән иганәчеләребез бар. Мохтаҗ язучыларыбыз шактый. Әмма акчаның килгәне-киткәне үтә күренмәле булырга тиеш. Берлек эшенә яшьләрне күбрәк җәлеп итәсе килә. Ул эш бара да инде, ләкин әдәбиятка яшьләрнең ургылып килүе сизелми. Мәктәпләрдә татар теле кысрыкланган, кимәле төшкән вакытта буыннар чылбырын өзмичә саклау авыр, ләкин аны башкарырга кирәк. Әдәби тәрҗемә мәркәзен торгызу да мөһим эшләрнең берсе. Аны оештырып кую авыр түгел, әмма бит матди нигез булуы да зарур. Бөтен эш әлеге дә баягы акчага килеп төртелә. Фонд эшләп киткән очракта, дәүләтнең күзенә генә карап тормыйча, тәрҗемә итү мәсьәләсе дә җанланып китәр иде. Кыскасы, эшебездә булышырга теләүчеләр бар, ләкин вәгъдә ителгәнне өч ел көтәсе дигән халык мәкале дә искә төшә. Аңа каршы без: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», – дип үз-үзебезне рухландырабыз. Планда Язучылар берлегенең «ютуб» каналын булдыру да бар. Әдәбият проблемалары турында гына түгел, халкыбызны борчыган барлык мәсьәләләр хакында да әңгәмәләр, бәхәсләр оештырырбыз дип ниятлибез. Хуҗалык эшләре дә шактый. Бинаның түбәсен ремонтларга, 2009 елгы автобусны алмаштырырга кирәк. Болар хәл ителер, Президент, ярдәм итәрбез, дигән вәгъдәсен бирде.

– Корылтай башланыр алдыннан язучылар арасында, яңа рәистән һәм идарәдән ниләр көтәсез, дигән сораштыру да үткәргән идек. Анда, мәктәпләрдәге очрашуларны концертка әйләндерүдән туктарга, алымнарны үзгәртергә, берлекнең дәрәҗәсен күтәрергә, бинада китап кибете оештырырга дигән тәкъдимнәр яңгырады. Башкарып чыгарлык эшләрме болар?

– Әйбәт тәкъдимнәр. Китап кибете мәсьәләсендә дә уйларга була. Ләкин татар китабы хәзер бик кыйммәт тора бит. Безнең халык аңа күнекмәгән. Мәсәлән, минем яңа чыккан «Сунар» китабының бәясе – 770 сум. Безнең китапны укучылар асылда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, пенсионерлар. 15–17 мең сум эш хакы алган кеше, 10–12 мең сум пенсиягә яшәүчеләр ничек инде андый бәягә китап алсын? Аның бит һәр тиене исәптә. Монда нишләргә – белмим. Бер караганда, ул китаплар субсидиягә чыга… Дөрес, нәшрият кибетләрендә торган ул китапларның бер-ике елдан соң бәясен төшерәләр. Шуны көтеп торабыз инде – бәясе төшкән китапларны. Хәзер язучылар үзләре дә китапларын бүләк итәргә атлыгып тормый. Иң гыйбрәтлесе – хосусый нәшриятта чыккан китаплар алай ук кыйммәт түгел. Аларны нәшер итү дә берничә мәртәбә арзанга төшә.

Мин берлектәге китапханәне икенче каттан беренчесенә күчереп, шунда китап сөючеләр белән очрашулар үткәрү турында уйлыйм. Китапханәбездә 15–20 кеше рәхәтләнеп сыя ала. Үзенә күрә бер салон булачак. Кыскасы, уйланасы әйберләр бик күп. Дөрес, барлык хыяллар да тормышка ашмас. Такташ ни дигән әле: «Һәрбер хыял – якын киләчәк!» Шуңа ышаныйк.

– Яшьләр белән ничек эшләргә җыенасыз?

– Монда бит иң беренче шарт – яза торган яшьләрнең булуы кирәк. Аларны үстерү буенча да кайбер ниятләр бар. Әйтик, каләм тибрәтүчеләрне сайлап Мәскәүгә, әдәбият институтына укырга җибәрергә була. Бу җәһәттән Путинның мәдәният буенча киңәшчесе Владимир Толстойдан Татарстан Президенты исеменә үтенеч хаты килеп төште. Ул әдәби тәрҗемәчеләр әзерләргә 5–6 кешелек төркем җибәрүебезне сорый. Әлеге студентларны укыту чыгымын да, стипендия түләүне дә Татарстан Хөкүмәте үз өстенә алачак. Без хәзер менә шундый талантлы яшьләребезне эзлибез. Берничә кызны таптык инде, ләкин, ни кызганыч, егетләр юк. Хәер, әле вакыт бар, әдәби ярышларда сәләтен күрсәткән берничә егетнең дә табылуы ихтимал. Дөнья күрү мөмкинлеге, атаклы язучылар белән очрашу шатлыгы, бүтән төбәкләрдән килгән талантлы яшьтәшләре белән аралашу бәхете көтә бит аларны. Көнләшеп тә куям, без яшь чакта андый юлламалар юк иде.

Язучылар берлеге әгъзасы булу – ул әле язучы булу дигән сүз түгел. Берлеккә кабул итү җәһәтеннән без элегрәк артык та юмарт кыландык. Мин Зиннур Мансуров җитәкчелегендәге кабул итү комиссиясенә басым ясарга җыенмыйм, ләкин сан өчен генә берлеккә әгъзалар алуны туктатырга кирәк дип саныйм. Биредә талымсызлык ярамый. Талантлары чәчрәп торган яшьләргә бернинди киртә дә булмаска тиеш, әлбәттә. Әдәбиятның киләчәге – яшьләрдә!

– Кәнәфи иҗатка тәэсир итәме?

– Юк, ул берничек тә тәэсир итми икән! Түл җыю өчен генә булса инде… Язучы кеше төрле әверелешләр кичерергә тиеш. Иртәме-соңмы әлеге яшәешем дә иҗатта үз урынын алыр. Исән-сау булырга кирәк. Ә болай…  Кичкә таба шулкадәр талчыктыра, каләмгә дә кагыласы килми, компьютер каршына утырасы да… Бәлки эшләр үз эзенә төшкәч, язу эшенә дә вакыт калыр. Чөнки язучыдан, кайларда эшләдең, дип сорамаячаклар, нинди әсәрләрең бар, дип кызыксыначаклар. Барыбер безнең төп эшебез – әдәби әсәрләр язу. Инде иҗади яктан исәп-хисапка килгәндә… Театрларда пьесаларым куела, әлегә шунысына сөенеп яшәргә кала. Куярга җыеналар, анысы тагын да олырак куаныч. Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев байтактан «Хан һәм шагыйрь» трагедиясен куярга җиң сызганып йөри. Әлеге әсәр  1350 еллар ахырында хакимлек иткән, үзен тәхеттән бәреп төшермәсеннәр дип бөтен туганнарын кырып бетергән Бирдебәк хан турында. Ләкин бу кансызлыкны төстәше – очраклы рәвештә тәхеткә менгән шагыйрь Әхмәт Казанлы башкарган булып чыга… Монда иҗат белән хакимиятнең кеше җанындагы бәрелеше. Тинчурин театрында яшь иҗатчылар «Ашина» драмасын сәхнәгә куярга җыена. Алар белән очраштым. Бөтенләй башкача фикер йөртәләр. Олыгаюымны күреп, моңаеп аерылдым алардан. Түбән Кама театрында исә Рөстәм Галиев «Пачпортлы Шүрәле» комедиясен киләсе ел планына керткән. Инде якын арада язачак әсәремә килгәндә, җае чыгу белән Ильяс Алкин турындагы романымны китап өчен киңәйтеп эшли башлармын, дип өметләнәм. «Казан утлары» журналында чыккан вариантка бөтен материаллар да кермәде.

– Телне саклап калу җәһәтеннән язучыларга зур өмет баглана. Ләкин язучы гына килеп туган вазгыятьне үзгәртә аламы?

– Язучы үзе үк укытучы булган очракта идеаль вариант булыр иде. Рәдиф Гаташ мәктәптә бер ел гына укытып ала, Мөслимнең Уразмәт мәктәбеннән нинди язучылар чыга! Гаташ Зөлфәткә, Фәрит Гыйльмигә, Наис Гамбәргә әдәбият мәйданына юл ача. Рашат Низами бер ара Битаман мәктәбендә укытып алган. Рафис Корбан, Зиннур Хөснияр нәкъ менә аның укучылары. Мин әле хәтерлим: «Яшь ленинчы» газетасында Рашат Низаминың кереш сүзе белән Рафис Корбанның «Кызыл шарф» дигән хикәясе басылып чыккан иде. Аңа инде илле еллар тирәсе.

Балалар белән эшләү алымнарын үзгәртергә кирәк дип тә дөрес әйтәләр. Бардың, чыгыш ясадың, чәй эчтең, кайтып киттең генә түгел. Дөрес, анысы да кирәк. Шул очрашудан да кемдер кызыксынып калырга мөмкин. Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәр районга берничә язучы билгеләде. Мин үзем Кама Тамагы белән Кайбыч мәктәпләре өчен җаваплы. Ләкин дөресен әйтим, шушы зәхмәтле вирус та сәбәп булдымы, андагы мәктәпләргә барып чыга алганым юк әле. Мәктәпләрдә әдәби түгәрәкләр оештырсак, «ачык дәрес»ләр үткәрсәк, файдасы күбрәк булыр иде, минемчә. Мәктәп әдәби ялкыннан кайнап торырга тиеш, бәлки шунда берничә көн булса да эшләп алырга кирәктер? Хыялланырга миңа куш инде… Ләкин бер нәрсә бәхәссез – иҗат белән кызыксынган балаларга игътибар кирәк. Алар бит күп түгел. Күп була да алмый.

– Язучының абруйлы профессия булуы да кирәктер. Блогерлар интернеттан үзләренең рәхәт тормышын күрсәтә, әлбәттә, алар балаларны, яшьләрне язучыга караганда күбрәк кызыксындыра.

– Хәзер тоталь акча культы башланды. Мәскәү каналларын карыйсың, анда гел байлыкта йөзәләр, майларына чыдаша алмаганнан интригалар башлана. Аңламыйсың–- кайдан килгән әлеге байлык? Кайда да булса эшлиләрме болар?  Аңы урнашмаган бала-чага, болай да яшәп була, дип уйлый башлый. Бай, матур яшәү өчен керем каян килә дип уйлаучы гына юк.  «Халява» дигән сүз безнең телгә дә килеп керде, шул мәнсезлек холыкка күчеп бара. Менә безнең милли үзенчәлегебезгә янаган иң зур куркыныч! Ә бит бер нәрсә дә һавадан төшми. Кинода гына ул берни эшләмичә рәхәт яшәп була.
Язучы абруена килсәк, аның абруе кесәңдә акча булу-булмаудан гына тормый. Иң беренче эчке хөрлек булырга тиеш. Эчтән хөр булган кеше тыштан бай күренә. Аның үз-үзенә ышанычы бар. Зөлфәт Хәкимне әнә искиткеч бай язучы дип уйлыйлар. Уйласыннар. Чөнки күңеле хөр, рухы азат! Миллионнарча акчасы булган рухи хәерчеләр күпме?!

Абруй акчадан гына торса, Хафиз, Гомәр Хәйям кебек бөек дәрвишләр кешелекнең йөзек кашына әверелмәс иде.   Ә акча ул килә дә китә. Аның шундый үзенчәлеге бар.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 

 


5 фикер

  1. Ркаил Зәйдулланың куйган максатларына ирешүен, эш дәверендә яңа юнәлешләр ачып, яңа уңышларга ирешүен чын күңелдән телим. Милләтебездә язучылар берлеге әгъзәсе булмаган сәләтле язучыларыбыз да аз түгел. Игътибарны мөмкинчелекләре чикле булган каләм осталары булуга да юнәлтергә иде. Мин, искиткеч Язучы — Кукмара районы Күкшел авылыннан 9 яшеннән урын өстендә булган Миләүшә Әхмәдуллина иҗаты белән таныш һәм горур-сокланам. Кулына кашык тота алмаган килешкә дә көч-хәл белән клавишада хәрефләр җыеп өч китап бастырып чыгаруга көч тапкач ничек сокланмыйсың!!! Аларның яшәеше Аллаһ биргән сәләткә нигезләнгән һәм язучылар берлеге бу өлкәдә дә игътибарлы булса иде. Күп вакыт язучыга (берлектә булу-булмауга карамый язучы — ул Язучы) бакыйлыкка күчкәч кенә игътибар арттырыла. Яшәешьтә дә аеруча мөмкинлекләре чикләнгән язучыларның язмаларына игътибар арттырылып — бәяләнеп яшәү яме өстәлсен иде. Әйтәсе килгән сүзләрем, фикерләрем бик күп. Тик фартлап язу өчен махсус белемем дә, язучылар тормышын үзәгеннән белү дә җитми. Шуны әйтәсем килә, моңа кадәр социаль челтәрдә аралашу дәверендә бер нәрсәгә инандым: язучылар арасында битарафлык һәм көнчелек хисе көчле(ышанасы килми , тик шулай булуына дәлилләр шактый). Язучылар халык язмаларына да игътибар итсеннәр иде. Бу өлкәдә дә игътибар арттырылса туган телебез тик баер гына дип уйлыйм.
    Иң изге теләкләрдә калам! Уңышлар сезгә!

  2. Әдәбият тәнкыйтьсез яши алмый.
    Тәнкыйтьчеләрне, курыкмый сүз әйтә торган бер 10 лап кешене үстерсәң, бәлки татар әдәбиятында әзерәк алга китеш булыр иде.
    (Урысның 150 еллык бөек әдәбияты Белинскийдан башлана).
    Шуңа күрә бүген тәнкыйтьчеләрне җыеп, көчле секция оештырып, безнең әдәбиятка кереп оялаган «урткуллылыкны» тар-мар итәргә кирәк иде.

    Урыста да юк бүген әдәбият; хәзерге көндә беркемдә дә юк ул; без нәрсәдер эшләсәк, бәлки,
    бездән күреп, башкалар да алга таба китәр иде…
    Ә болай — үзеңнең хуҗалыгыңда нәрсәң барлыгын да белмичә ниндидер планнар корып утыру…
    Чүп-үләннән арындырмаган түтәл кебек.
    Бер нәрсә дә килеп чыкмаячак, чөнки, әдәбиятның мәгънәсе бүтән.
    Зур китаплар гына җәмгыятьне үзгәртә ала.
    Шулай булмаса, әдәбият — чүп өеме.

    Җепнең очы була.
    Ул — бер була.
    Аны тапсаң, шуннан әкрен генә сүтелә проблемнар йомгагы.
    Ркаил җепнең очын тапмаган.
    Кайбер мәсьәләләрдә ул үсте…
    Әйтик, гражданин булып үз сүзен курыкмыйча әйтү мәсьәләсендә.
    Әфарин!
    Ә менә бу «язучылар колхозын» ничек итеп алга алып китү өлкәсендә — үсә алмаган.
    Мин нәкъ шулай булыр дип көткән идем — чөнки, чүлмәктән — чүлмәккә салганны гына алып була.
    Шул хәтле ялгышасы килә кайвакыт…
    Тормыш — тагын төзәтә.
    Җәл.
    Уңышлар телим, һәрхәлдә!
    Рафис Сәлимҗанов.

  3. ИШЕТ

    1.
    Төн эңгере күптән керсә дә, күбәүләр- инде татлы йокыда булсалар да, минем күзләргә йокы гамәле ни өчендер бүген оят күренеш кебек тоелгандыр күрәмсең… Ә, бәлкем, кизү чире- барлыгыма үзгәреш алмашлыгын төрләндереп: Яшәү мәңгелек түгел, уян балам, уйлан балам, килер бер көн- үкенүдән генә үргә сикерсәң дә — гүргә сикерсәң дә берни кыла алмассың- эшлисе эшләреңне, кыласы гамәлләреңне, үзелегең һәм халкың өчен булган мөгамәләреңне- һәрбересен төпкелләп- сурәтләп- тәфсилләп күңел җепләрен эретерлек самими сафлыкта күрә үә күрсәтә бел,- диюе булдымы…
    Имеш һава тутырып кабартылган — шардай тубалланган — һични фикерләргә сәләте дә- көче дә калмаган башымны мәҗбүри рәвештә эшкә җигәргә туры килә… Өстемә ябынып яткан йомшак җылы юрганыма төрелдем дә- урынымда утырган көемә- нәни тәрәземнең кашагына кыңгыр төшеп- күккә… галәм чиксезлегенә… тулган аена… җемелдәп янган йолдызларына төбәлеп,- күгелҗем хыялларым бәйсезлегенә очтым…
    Имеш…
    Аягыма киез итекләр киеп, җылы туныма төрелдем дә- төрле тарафтан әйлән — бәйлән бөтерелеп сибелгән карлы буран кочагында җиргә яткан кар көртләренең адым саен итекләрем белән шыгыр — шыгыр, шыгыр — шыгыр серләшкәннәренә колак салып хисләрем хыялына бирелеп- тудырыласы газиз язмаларымны күңелем дәфтәремнең иң — иң түрге… кадерле югалмас зиһененә теркәп барам…
    Урам… буран… күшектергеч үтәли салкын җил… кәгазь — каләм… һични аңламыйм… ничек инде шундый хәлаттә язып булуы мөмкин…
    Яздың… Соң…
    …ә язган әсәрләрең кая… күрмибез… алдашасың… яки… саташасың… диярсез…
    Әлбиттә яздым…
    Тик… мин бит ул әсәрләремне яшермәдем… хыялымның хисләре канатына омтылып… ашкынып… төннең аяз күксел кара җиһанына- бәгыремнең кайнар мәхәббәте аша- йөрәк каным аша янып торган йолдызлары санынча яздым, сөеп — сөелеп, каушап, дулкынланып яздым…
    Кем тели… ничек тели… кайчан тели… беркемгә… бернигә буйсынмыйча- тормышына- язмышына нинди мөнбәрдә кирәк: шул дәрәҗәдә чын ихласыннан укый алачак һәммә терек җаннар- ихлас күңелләре илә укысалар…
    …Күңел түрендә бетмәс хәтирәләр… яшлек эзләре… безнең тәпи баскан тәүге эзләребез… табигать үзгәреше…
    Салкын… бит очларына… муеннарга кереп җылы эзләп качкан кар бөртекләре иркәләнеп — эреп, парлы салкын тамчыларга әверелә дә, тын гына, шым гына, акырын агым назларында күкрәкләр куышына- тирәнгәрәк тәгәриләр…
    Бу төнемдә минем бик тә олы гозер- йомышымны да аныклыйсым бар… кемнән дә җавап табалмастан да, өметемдә:
    -Барыбер дә аңлармын, төшенермен асылына, — дигән… бик үзенчәлекле соравым белән Тәңребезгә дәштем:
    — Раббем, ишет мин исәрләрдән дә — исәр, җүләрдән дә- җүләр, искиткеч сөю тулы мәхәббәттән шашкан үзгә- самим- саф чиста җанлы газиз балаңны…
    Барысы- фәкать синең өченгә генә үтәли әзер җаваплыкка хас соравым:
    — Ни өчен соң бәндә җирдә яшәеше дәверендә- үзенә тиңдәшле сөаль соруларына- гомумән- уртакка тәңгәл килгән очракта да, иң кадерле булачак яки булган җан сөйгән парының иңнәренә башын салып, гаҗизлектән илереп: тын гына, ни дә дәшмәенчә, кара — каршы килеп, кайнар — көчле куллары белән барлыгыңны күңеленә кочагында кочылган көенчә- йөрәк түремдәге, күңел серемдәге- бар авырлыкларымны- сулышларым аша бушатырга да ярамый…
    — Бәхетем минем, син дә мине яратасыңмы- дип, кайнар иреннәрне пешереп иркәләгәндә дә…
    Көчле муеннарына сарылып: Бик тә, дип, җавапларга да тыелганбыз…
    Юкисә… без- җир йөзендәге һәммә бәндә дә- Атабыз Адәм г.с. белән — Анабыз Һава р.г дан туган дәвер балаларының дәвамчыларыбыз… ни өчен соң безләргә- нәфис зат,- дип, исемләнгән хатын — кызларга,— галәмнең иң күркәм ирләренә дә хозурлыкларына соклануыбызны сиздермиенчә яшәргә лазымбыз…
    Ә бит һәркем үзенчә- барлыгынча күркәм… бигрәк тә ирләргә хас ошбу сыйфатлар…
    Чөнки…
    Аллаһ Раббебез ир — егетләрне туфрактан яралдырган…

    2.
    Табигать… Җир… туфрак… елның дүрт фасылы…
    Буран көчәя… өермә еландай бөтерелеп — үрелеп җилләрдән һаваның бушлыгын дулата — улата…
    Әйтерсең… башка берчакта да таң атмаячак… кояш та чыкмаячак… галәмдә- мәңгелек төн хөкемсөрәчәк…
    …Уйлар — уйлар… очсыз — кырыйсыз бетмәслек тәгьлимәтләр… фикерләүләр… ачышлар…
    Төн… серле- сихри, ап — ак кар буранлы… Юк, һич кенә дә түгел, юк… ялыктыргыч түгел төннәр дә…
    Үткән… бүген… киләчәк заманыбызның өч фасылын — өч акылын- иркенләп, кемгә дә комачау китерми… гаҗәпсендерми… нәтиҗәләр ясарга иң кулай чак- төнге йокысыз уйланулар чоры…
    Яшәдемме соң әле мин… яшәүнең ни икәнен аңларга җитештемме соң әле мин… ни соң ул- тормыш, дип аталган татлы да- газаплы да күчеш чоры…
    …Үткән байтак елларда — үткәнбез… чәчләребезгә дә- ак бураннар үзләренең көмеш төсле чал — нәкәс кар бөртекләрен сипкән…
    …Ә йөрәк… их бу талмас күңел гомерләр буена да ун сигездә кала бирә- яши белә… сөя — сөелә һәм ярата белә…
    Качмагандыр кояш та безгә үпкәләп… ал шәфакъ нурлары белән гөлт итеп күтәрелер дә:
    — Саулармысез, газиз табигатьем балалары, минем кебек — сез дә мине сагындыгызмы, дип, авызын ерып — елмаеп җибәрер…
    Җилгә дә әмерен бирер: Булды, көн артыннан көн, айлар уза, әле салкынлыкның әче чеметтергеч- йолдыздай үтәкүренмәле каткак карларын да тирәлегебездә урын билисе бар- төньякның ошбу бездәй чәнечкеле- энә кар — бураннары иң мөхиме, аларны да алып кил, дияр…
    …Атналап — айлап янә өермә бураннар хәйран гына көртле җем — җем карларын капка — түбәләрдән дә биегерәк итеп өеп куйды… тик… инде… бу карларны көрәп тә- себереп тә булмый иде…
    …Ниһаят… көтелгән кунагыбыз- кояшыбыз- гүзәл кызлар елмаюы белән эчке бер җылылык аша шатлыгыннан көлеп җибәрүе булды… көрт өстенең иң ахыргы яуган кары- бәллүр көзгедәй җемелдәп,- бар җиһанга энҗе — мәрҗән гәрәбәдәй ялт — йолтлы… гөлт — гөлт утлы ялкынлы рәшә биетә башладылар…
    Йә, Хода, җиргә галәмнең бар йолдызы атылып төшкән түгелме…
    Ә ае… ае исәнме икән ?!..
    …Ул да булмады- нәкъ шул Ай- сүзен көткәндәй… ерактан да түгел, үтә илаһи моңнары белән мәчетебез манарасыннан мөәзинебезнең өйлә намазына чакырып дәшкән: Азан авазы- һава дулкыннарына кушылып… авылыбызга гына сыймаенча… ерак — ерак дала — кырлар — басулар аша бар дөньяга таралды…
    Хатын — кыз-— нәфис гүзәл зат, дибез…
    ….Еллар.. юллар… гаилә… тормыш… ни өчендер кырыбызда баһадирдай куәтле- курку белмәс таза ир — ат заты булуына карамастан… без: кыз — хатыннар: булган борчуларыбызны, вак — төяк мәшәкатьләребезне үзлегебезгә генә сер итеп сакларга да… көзге яфраклар карлы — яңгырлы — җилдә талчыккан сыман— үзләребезгә тиешле игътибар ихтирамнарыбыздан- үзләребезне өлешсез калдыруга югары сәлатлебез…
    Бәлкем… бу табигый хәлаттер- тиешле… бөтен күркәм сыйфатларыбыз да: үзебезне корбан итеп- йомшак нәфис самим зат икәнлегебезне алатуыбыз өчендер ?
    Аллаһ Тәгалә, Анабыз- Һава р.г.не- Атабыз- Адәм г.с кабыргасыннан булдырган… Имеш… иел, бөгел, юнәлеш тап, дәвамчылар тудыр, тәрбиялә, һәм, Адәм г.с.не- беренче балаң итеп кадерлә, терәгең, балаларыңның хөрмәтле Әтисе булырлык тәрбия — нәсихәт тә кыла бел…
    Ә бит ир — егетләребез җиһаныбызның иң хозур затлары- ирләрнең гомерләре ни тиклем күркәм бөеклеккә менсә дә- ирләр- матурлыкларын югалтмый- киресенчә: тагын да яшәрәләр матурланалар… Бәлкем… Рббебез Адәм г.с.не туфрактан — балчыктан яралдыргангадыр…
    …Беребез дә- ямьле яз башыннан уңдырышлылык бирми… көзлектә арый — алҗый… яңгырлы — җилле — карлы — бураннар… гарасатлар кичерә…
    …Һәм… йолдызлар яугандай энже кар көрте, Кояштан сибелгән кайнар җылы якты нурларын көзгедәй ялтыравык кабырчык кар — җәймәнең өслегеннән- җирне яшәртергә, җылытырга, дым алдырыр өченгә үтәли җир үзәгенә юнәлешләндерә Кояшның һәр бөртек нурын- җир тирәнлегенә алдыра…
    Ничәшәр миллард яшәгән җиребез- кабат яшәрә- яшеллеккә- бакчага төрелә…

    3.
    Тормыш… язмыш… гомер… галәм… бәндә…
    Никадәр бәйләнешле очсыз — кырыйсыз мәңгелек…
    Сабыйлык… нарасыйлык… балалык… үсмерлек… балигълык… Әти — Әни… әби — баба…
    Һәм… алтын урталыкны берләштереп җырларда гына җырлана торган : килгән — киткән сагыш — сагыну шатлык — кайгыларны берләштерүче- түрлектәге янтәрәзә…- Әнкәем тәрәзәсе…
    Яшел бәпкә чирәм өслегендә мүкләп йөргәнебездән- үсмерлегебезгә… үсмерлегебездән- өлкәнлегебезгә тиклем безне ошбу тәрәздән саклаган… яклаган… көткән Әни…
    Кисәк искән кызу җил тигәннән дә- тузанга әйләнеп чәлпәрәмә килүчән- саф чиста пыяла тәрәзә- күпме гасырлар буе үзеченә яшереп саклый тормыш — язмыш агышын…
    …Учтөбе кадәрле генә күк йөзе күренгән бу манзарада: күпме чагылыш… күпме өмет… һәм… бу өмет дөньясының күренешен: игътибарлы Ана гына укый да… күрә дә ала газиз бердәнбер йөрәк параларының даим мизгелләрен…
    … Без соң… без… ошбу нәкышъ бәгырь сурәтләрен күрергә сәлатлемебез…
    «Әниең көтә сине генә…»- бу бик сәер хәбәр җаннарны тетрәндерсә дә… телефон Әнигә бирелә… Җеп өзеклекләр аша: Балам, борчылма, никтер хәлсезләнеп киттем бит әле, хәзер, аз гына черем(йоклап) алам да, син кайтуга коймак куям, коймаклап, каймаклап, баллап, тәмләп мәтрүшкәле — бөтнекле чәй эчәрбез…
    Кайтам Әни, кайтам, күбәләкләр булып очып кайтам, бик — бик — бик каты сагындым үзеңне, җылы куеныңа чумып, ап — ак йомшак кулларың белән чәчләремнән сыйпауларыңны өзелепләр сагындым, яратам сине- Әни, барлыгың өчен бик- бик яратам сине Әнием, көт мине зинһар…
    …мизгеллек эчендә яшәүнең үзен һәм дөньяның барлыгын беръюлы югалта алырлык ачыдан да- ачы хәсрәт: үзеңне тапкан… күкрәк сөтен имезеп үстергән… һәр сулышыңның тынын мәтәм читендә булуыбызга карамастан җан — тән — кан — рухы аша тоеп, тормышыбызга гамь өстәп, нур биреп торган Ана.
    …Җитешәмме… акыл мәрхәмәт тулы янып торган кара муел күзләренә багарга… кочагыма хәлсез гәүдәсен алып җанымның җылысы аша: Әни, әнием, мин кайттым, сине бик нык сагынып кайттым,- дияргә җитешәмме ?..
    …Ишек бусагасын атлап керүемә Әни… иң матур… иң мөлаем күзләрен тутырып ачып карап, назлы итеп миңа бакты да:
    — Шөкер, балам, көтеп җитешәлдем, дигән, канәгать катыш тирән көрсенүендә- ирен читләрендә ягымлылык калдырып… рухилыкка күчте…
    …- Әни, әнием бәгьрем, мин бит әле синең кочагыңа иелеп кадерләп назлап матур итеп сине ничек яратуым хакында әйтергә дә җитешмәдем бит… Ник… ничек болай бер кәлимә сүз дәшеп, битләреңнән… кулларыңнан үбеп барысы өчен рәхмәт әйтергә дә җитешмәдем… тының сулышын ишетергә дә өлгермәдем…
    Газиздән дә газиз, кадерледән дә кадерле әнием күкерәгенә — барлык өлкәнлек — сабыйлыгым белән капланып, илереп — тилереп үксеп көрсенергә тотынганмын… Дөрес әйтәләр ахрысы… рухлар янда йөри- дип…
    Юк… юк.. һич кенә дә юк… төшем дә һәм саташуым да түгел иде… ә бары… һәр Ананың һәр бпласы үзенчә тоя алган иң — иң — иң якын алашуы булып алды…
    Башымнан… чәчләремнән… аркам буенча… үзгә газиз җылы агым барлыкка тоелды… актын гына… сүзсез… дәшми…
    Түз балам, дигән үгет — нәсихәт тойгы аваз чагылды…
    …Соңгы төн әнием кырында… күпме әйтелергә тиешле булып та- әйтелмичә калган үкенечләр: сорыйсы киңәшләр… әнием, мин бит сине — син мине сагынган күк гомерем буе сагынып яшәдем, диясем калды…
    Синең кебек үк минем дә синең җан җылыңны биреп першергән бисмиллалы коймагыңны- сары майга мана — мана, көлешеп, күзгә — күз багып, сөп — сөелеп юкә бал белән- мәтрүшкә — бөтнекле чәй әкәнебезне сагынып яшәдем…
    Әнием кадерлем газизем минем…

    Миләүшә Әхмәдуллина
    Күкшел 28.12.2020

  4. БАРМЫ КЕМЕҢ

    Бер бересен хәзерендә бәндә-
    аңлыймы соң әле,
    Калдымы соң бәгырендә —
    түзәрлекле ибе — мәле ?..
    Якынмы соң күңеленә —
    барлыгына читме әллә-
    Башкаларның — ачы хәсрәт тулышынган-
    кайгы хәле ?..

    Кайгысына уртаклыкка-
    бармы кемсә — берәү,
    әйтче:
    Олылыкка өлкән итеп;
    самимиле кечелеккә-
    Хөрмәт илә дәшү өчен-
    сабырлыклы микъдар көче ?!
    Хәсъятлеме янулары — көюләре..
    юкса- төче ?!..

    Бармы эше:
    үткәнендә- бүгенендә- киләчәктә,
    Шул ук заман:-
    затлы санап үзен- үзе, көләчәк тә;
    Әйтеп куяр:
    абайламый гамьнәрендә тирә — юнен:
    — Таныйсыңмы,- дип,- үзеңне
    барлыгыңда- олпат — юнең ?..

    Әйтче әле:
    — Бүгенеңнең мизгелендә саумы көнең,
    Сихри — аяз салкын айлы,
    җемелдәшкән йолдыз- төнең ?..
    Киекъказлы галәм — чиктә-
    ниләр тарта җаның — өнең…
    Гасабилап күккә багып ялварасың-
    Бармы кемең ?!..

    Миләүшә Әхмәдуллина
    Күкшел 19.03.2021

  5. Сүз күбрәк Татарстанда яшәп иҗат итүче язучылар, аларның проблемалары, алда торган, башкарыласы эшләр, куелган уй-хыяллар турында бара. Татарстаннан читтә, шул ук Башкортстанда, Чиләбе, Себер яисә Оренбург якларында яшәүче татар милләтле язучыларга , иҗатчыларга нишләргә? Аларга кая барырга?

Җавап Отменить ответ