Татарстанда балыкларга бозда бәке тишү буенча рекорд куйганнар

Татарстанда кыш дәвамында “Балык булсын!” республика акциясе узган. Максаты –  балыкларны кислород җитмәүдән коткару.

Нәтиҗәдә республиканың төрле районнарындагы суыклар бозында 6 меңнән артыграк бәке тишкәннәр. Татарстан Биология ресурслары буенча дәүләт комитеты су биологик ресурслары бүлеге башлыгы Ирина Мөстәкыймова әйтүенчә, соңгы өч елда 8,5 меңнән артыграк бәке ясалса, шуның 6 мең чамасы – быел кыш көне пәйда булган. Шулай итеп, соңгы өч елда эшләнгәннен яртысыннан артыграгы 2021 елның кышына туры килә.

Белгеч сүзләренә караганда. акциягә районнар башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре, өлкәннәр һәм балалар кушылган. “1600 кеше – шартлы сан гына. Чынлыкта акциядә күбрәк кеше катнашты”, – дигән ул.

Акция боз юкарганчы – әле тагын бер атна чамасы дәва итәчәк икән.

 


Фикер өстәү