Казанда әти-әниләр БДИ тапшырды: «Авыр булмады, имтиханнан куркырга кирәк түгел»

Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр үзең барып күрүең хәерлерәк. Россиядә әти-әниләр өчен бишенче тапкыр БДИ уздырылды. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да белемнәрен сынап карау өчен Казанның 183 нче гимназиясенә килде.

Башка әти-әниләр белән беррәттән, ул да  рус теленнән имтихан тапшырды. Имтиханда катнашучылар арасында  Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм башка танылган шәхесләр дә бар иде.

Моңа кадәр вузга керүче абитуриентлар рус теле һәм математикадан мәҗбүри ике сынау бирсә, быел  йомшарту  сизелә. Рус теле – бердәнбер мәҗбүри фән. Әлбәттә, әти-әниләргә имтихан биремнәрен кыскартып тәкъдим иткәннәр. 3–4 дүрт сәгать буе язарга кирәкми, сынау   40–50 минутка исәпләнгән.

– Балалар имтиханга әзерләнгәндә, аны тапшырганда, җаваплылык  хисе кичерәбез, борчылабыз. Менә шул борчылулар булмасын өчен үткәрәбез әлеге сынауны. Әти-әниләргә нинди шартлар тудырылуын күрсәтәбез. Алар укучы ролен башкара бүген. Балалар  имтиханга әзерләнеп килә, мәктәптә 11 ел буе укыйлар. Имтихан бирәсен алдан ук  беләләр. Куркырга кирәкми. Рус теле сынавында 16 меңнән артык  укучы катнашачак. Сынаулар  3–4 июньдә узачак. БДИга 78 көн калды. Әзерләнеп барсак, барысы да яхшы булачак. Иң мөһиме – балаларны тынычландырырга кирәк, – диде Илсур Һадиуллин.

Социаль аралыкны саклыйсы, битлек киясе, паспортсыз килергә ярамый. Әти-әниләрне берәм-берәм паспортларын тикшереп  имтихан пунктына үткәрделәр. Әти-әниләр үзләре дә укучыга әйләнде. Олылар олылар инде. Алар укучылар кебек  дулкынланмый. Кайберләренең әзерләнергә дә вакытлары булмаган. Укучылар кулында шоколад булса, әти-әниләр аңа кызыкмаган. Аларга  сәгатьләр буе башны эшләтергә кирәкми. Бер сүз белән генә әйткәндә, тәртибен, технологияләрен белергә килгәннәр.  Министр Илсур Һадиуллин да бер мәлне укучыга әйләнде. Аңа да  ташламалар юк, барлык таләпләрне үтәргә туры килде. Кесә телефонын, ачкыч, сәгатен өстәлдә калдырып, паспортын күрсәтте. Керергә рөхсәт! Министрның хис-кичерешләрен белү өчен аның имтиханнан чыгуын  көттек.

– 40 ел элек кичергән хисләрне кичердем. Без билетлар буенча тапшыра идек, монда катлаулырак кебек. Укысаң, авыр түгел. Балаларның хәтере әйбәт, башы яхшы эшли, күзләре  әйбәт күрә. Безгә фикерне тупларга кирәк булды. Инша өлешендә үз фикеремне белдердем. Сугыш темасына багышланган иде ул. Миңа ошады, – диде республиканың баш педагогы.

«Чагыштырасым килә»

Элеккеге белән хәзерге белем сыйфатын чагыштырып карарга теләүчеләр дә бар иде. Камал театры артисты Венера Шакирова әнә шундыйлардан.

– Мәктәпне 43 ел элек  тәмамладым. Рус мәктәбендә укыган идем. Балам зур инде. БДИ – безнең өчен яңа сынау. Биремнәрне эшли  алырмынмы, минем өчен бу  бик кызык. Дөресен әйткәндә, әзерләнергә вакыт булмады. Чагыштырып карыйм әле, безгә нинди белем биргәннәр икән, – диде артист, елмаеп.

Зилә Вәлиеваны да БДИдагы  шартлар, психологик авырлыклар кызыксындыра. Шуңа күрә сынауга үзе килергә булган.

– Файдалы акция. Әти-әниләр  барысын да белү өчен үзләре бу юлны үтеп карый. Имтихан алдыннан дулкынланам. Бер яктан, шатлык кичерәсең, белемнең дәрәҗәсе  ачыклана.  Икенчедән, кәеф бозылып, белгәнеңне дә күрсәтмәвең бар. Менә шулай була күрмәсен, – диде Зилә Вәлиева. Имтиханнан чыккач исә биремнәрне яхшы үтәвенә ышануын әйтте.

Әти-әниләр арасында быел  ул-кызлары сынау бирүчеләр дә бар иде. Алар бигрәк тә барысын да  игътибар белән күзәтә.

– Улым быел 11 нче сыйныфны  тәмамлый. Психологик  яктан ярдәм итү өчен имтиханны үзем тапшырып карарга булдым. Мондый акция кирәк. Без – әти-әниләр аларның нинди халәттә булачагын, борчылу-борчылмауларын белеп торачакбыз, – ди Гүзәл Дәүләтҗанова.  Имтихан тапшыргач,  биремнәр авыр булмады, инша язарга яратам, дип әйтте.

Укытучылар да укучылары кичергәнне кичереп карады.

– Имтихан бирү – безнең өчен гадәти эш. Мин 173 нче  мәктәптә инглиз һәм француз телләре укытам. Кызым  159 лицейда 11 нче сыйныфта  укый. Ул өч сынау бирәчәк. Бер дә әзерләнмәдем. Укытучының эше болай да күп.  Бик дәртләнеп килдем, күп яздым. Иншаның сүзләре  артып та китте, ахры. Имтихан авыр булмады,  – диде  Ландыш Кәбирова.

Социаль тикшеренүләр өлкәсендә белгеч Эльмира Галиеваның баласы сынауны киләсе елда гына бирәчәк әле. Шулай да ул быелдан ук итәк-җиңнәрне җыя башлаган.

– Биремнәрне, оештыру тәртибен карадым. БДИ авыр булмады. Барысы турында да өйгә кайткач, яхшылап сөйләячәкмен. Имтиханнан куркырга кирәкми, – диде Эльмира Галиева.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 


Фикер өстәү