Бала сәламәтлеге аның кайсы айда яралуына бәйле булуын ачыклаганнар

Швеция галимнәре бала сәламәт тусын өчен кайсы айда авырга узырга уңышлы булуын ачыклаган.

500 миллион йөклелек очрагын, балаларның дөньяга килү процессын, аларның үсешен күзәткәннән соң, авырга калу өчен иң кулай вакыт – декабрь ае дигән нәтиҗәгә килгән алар. Бу очракта йөклелекнең соңгы айлары август-сентябрьгә туры килә. Хатын-кызлар табигый юл белән D витаминын ала, ә ул туачак баланың үсешендә һәм сәламәтлегендә чагылыш таба. Йөккә узуның иң уңайсыз ае дип июнь табылган.

Йөклелек срогының соңгы көннәрендә булачак әни дә, туачак сабый да D витаминының тиешле микъдарын алып бетерә алмый. Шуңа күрә кышын туган сабыйлар җәен дөньяга килгәннәрдән үсешләре буенча бераз калыша, ди белгечләр.


Фикер өстәү