Махсус Олимпиадада катнашу өчен Россия җыелма составына татарстанлылар да кергән

  Татарстаннан физик мөмкинлекләре чикләнгән ун спортчы Махсус Олимпиадада катнашу өчен Россия җыелма составына кертелгән.

Әлегә 7 спорт төреннән алтысы буенча спортчылар сайлап алынган. Тагын бер спорт төре – флорбол буенча ярышларга сайлап алу исә май аенда узачак. Илнең төп командасы составына республикадан 3 чаңгычы, 2 фигуралы шуу остасы һәм шорт-трек буенча 5 спортчы кергән. Моннан тыш 5 егет-кыз җыелма команда резервына эләккән.

Исегезгә төшерәбез: Махсус Олимпиада Казанда 2022 елның 22–28 гыйнварында узачак. Анда дөньяның 106 иленнән физик мөмкинлекләре чикләнгән 2 меңнән артыграк спортчы катнашачак.


Фикер өстәү