«Йолдыз»лык фестивалендә катнашучы балалар: «Сәхнә – безнең җәннәт»

18 марта Биектау районы Шәпше авылы мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең җиденче зона этабы үтте.

Биектау сәхнәсендә җиңү өчен өч көн дәвамында меңнән артык конкурсант – Теләче, Саба, Арча, Балтач, Әтнә, Биектау, Кукмара муниципаль районнарыннан килгән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар көч сынашты.

«Миңа калса, әлеге фестивальнең төп максаты – ул әхлакый, көчле рухлы шәхес тәрбияләү. Билгеле, фестивальнең һәрбер катнашучысы киләчәктә артист булмас, әмма бала иҗат биргән мәхәббәтне үз эченә «иңдерсә» – димәк, безнең миссиябез үтәлгән. «Созведие-Йолдызлык» балалары сәнгать белән бергә камилләшә, иҗат аларның һәрберсен уникаль итә һәм моны чыгышларның дәрәҗәсе исбатлый, чөнки елдан-ел ул арта бара, бу күренешкә сөенмичә мөмкин түгел!» – диде Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина.

“Созвездие-Йолдызлык”ның генераль продюсеры Дмитрий Туманов сөйләвенчә, әлеге фестиваль – татар халкының бар көчен, сәләтен саклаган зур сандык. «Бу бәйге ярдәмендә без балаларга һәм яшьләргә онытылмаслык мизгелләр, мөмкинлекләр бүләк итәбез. Фестиваль катнашучылары табышмак сыман, чыгышлардан балкып торган эчке яктылыкның каян килүен беркем дә төгәл әйтә алмый» – дип ассызыклады ул.

Сәхнәдә чыкканда һәр катнашучы бик нык дулкынлана дип уйлыйсыздыр, әмма бу чыннан да шулаймы? Яисә инде чыгыш ясарга күнеккән баланы бу проблема читтә калдырамы? Моны – «Созвездие-Йолдызлыкта» инде 11 ел катнашкан Айзат Һидиятуллиннан сорыйк, ул безгә бар серләрне ачачак.

«Сәхнәгә чыгар алдыннан хәзер инде алай ук каушамыйм, дулкынлану әзрәк булса да, мин инде тәҗрибәле катнашучы һәм нәкъ менә «вакыт белән үрелгән тәҗрибә», «сәхнә иммунитеты» миңа чыгыш алдыннан көч биреп тора. Гомумән алганда, мин сәхнәгә 3 яшьтә гашыйк булдым, һаман да әни белән беренче тапкыр бию түгәрәгенә баруны хәтерлим. Ул вакытта мин әле иҗатның «тирәнлеген» аңламый идем. Шул вакытта йөрәкне нәрсәдер җилкендерде һәм … мин аңладым: сәхнә – минем җәннәт. “Йолдызлык” китап кебек, монда катнашу берничек тә туйдыра алмый, чөнки һәр елны син үзең өчен ниндер яңа әйберләр ачасың, яңа эмоцияләр кичерәсең. Моннан тыш, әлеге бәйге миңа бик күп дуслар бүләк итте, катнашучылар арасында көндәшлек булса да, ул алай ук нык сизелми, чөнки «сәхнәдәшлек» бар нәрсәдән дә көчлерәк! Киләчәктә минем фестиваль белән «дуслыгымны» дәвам итәсем килә, инде күптәннән «Созвездие-Йолдызлык»ның алып баручысы булу хыялы белән янып йөрим» – ди ул.

Концертны караганда, балаларның сәхнәдә ихлас һәм «чын» булуларына шаккатасың, аларның елмаюлары бар җиһанга ямь өсти сыман, барысы да җиңүгә лаеклы кебек.
«Сәхнәдәге матур чыгышлар – күп сәгатьлек репитицияләр нәтиҗәсе» – дип әйтә барлык укытучылар. Әлеге фестивальгә катнашучылар бер ел әзерләнә, нинди авырлар очрый аларга иҗади юлда Һәм нәрсә илһамландыра? Әлеге сорауларга Теләче районыннан килгән «Сюрприз» бию төркеменең җитәкчесе Зилә Баева җавап бирде:

«Мин әлеге фестивальгә балаларны инде ун елдан артык әзерлим, ә бу балаларга ниндидер хәрәкәтләргә өйрәтү, бию уйлап табу гына түгел. Баланың потенциалын ачу, аңарда сәхнәгә мәхәббәт тудырырга мөһим. Әгәр дә бала сәхнә белән «янмый» икән, димәк, чыгышта мәгънә булмый. Икенче аспект – ул, әлбәттә инде, чыгышка ниндидер идея “салу”.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин әйткәнчә, «Созвездие – Йолдызлык» – яшьләр өчен иң кирәкле һәм иң кызыклы проект, ул булачак артистларны «тудыра». Фестивальне оештыру кыенлыкларын да ул «рәхәт кыенлыклар» дип атый, чөнки балаларга сәләтләрен камилләштерү өчен мөмкинләр тудыру – бәһасез. «Зональ этапта барлыгы 1400 бала катнаша, шуларның 340ы – Биектау районыннан. Бу безнең өчен, әлбәттә, бик зур горурлык!» – дип билгеләп үтте ул.

Айназ Сөләйманова

Елена Гредюшко фотолары

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү