Татарстанда язгы каникулда мәктәп яны лагерьлары эшли

Дүшәмбедән мәктәпләрдә язгы каникул башлана. Татарстанда 11150 бала өчен 236 мәктәп яны лагере һәм 4526 бала өчен 36 шәһәр яны лагере эшләячәк.

Лагерьларның эш форматы үзгәрми. Любовь Авдонина аңлатканча, кышкы, җәйге чордагы чикләүләр саклана. Аның сүзләренчә, бүген барлык лагерьлар да санитар-эпидемиологик таныклыкка ия һәм эшкә әзер.


Фикер өстәү