Туры эфирда өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәсьәләләре күтәреләчәк

23 мартта “Бердәм Россия” партиясе Татарстандагы төбәк бүлеге иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең инстаграмдагы аккаунтында (opriemnaya116) туры эфирда  республикада өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны озак вакытлар дәвамында карау системасын үстерү мәсьәләләре күтәреләчәк. Эфир 10.00 сәгатьтә башлана.

Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков чыгыш ясаячак. Туры эфирда  катнашучылар соңыннан гражданнарны кабул итү үткәрәчәк (11.00дән 12.00 сәгатькәчә).

Программа “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында хәл ителә.

Программа 2019 елда республиканың 7 районында тормышка ашырыла башлаган. Аның төп юнәлешләреннән берсе – авыру караучы  (“сиделка”) хезмәтен булдыру. Узган елда проект географиясе киңәйтелгән – 33 берәмлектә өлкәннәр һәм инвалидларны озак вакытлар дәвамында карау системасы гамәлгә кертелгән. “Сиделка”лар тарафыннан күрсәтелә торган төп хезмәтләр: аш-су әзерләү, җыештыру, санитария-гигиена эшләрен башкару, чүп чыгару, азык-төлек сатып алу.

Кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефон: 8(843)238-10-00.

Шулай ук WhatsApp (8-987-205-00-63), “Кайнар линия” телефоны (8-800-201-16-00) (“Мой депутат” порталы) һәм электрон почта (op@tatarstan.er.ru) аша сорауларны калдырырга мөмкин.


Фикер өстәү