Казанда газ кулланучылар өчен бердәм үзәк ачылды

Казаның Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләр хәзер газ өчен түләргә кая барасын белә. Бүген куланучылар өчен “Бердәм хезмәт күрсәтү үзәге” ачылды.

Биредә газ кулланган өчен түләп кенә калмыйсың, үзеңне борчыган сорауларга да җавап аласың. Техник хезмәт күрсәтүче газчыларны да өеңә чакыртырга мөмкин. Әлегә яңа ачылган бина беренчесе генә. Әгәр халык йөрсә, түләүләрне биредә башкарса, тагын да яңалары сафка басарга мөмкин. Бүген ачылганы Рихард Зорге урамында урнашкан.
– Элек кулланучыларга хезмәт күрсәтүдә кимчелекләр дә бар иде. Хәзер исә, бирегә килеп талон гына аласы. Чиратта озак вакыт тору да кирәкми. Белгечкә эләккәч, ул сиңа бөтен сорауларга җавап бирә, – ди “Газпром трансгаз” оешмасы генераль директорының вакытлыча урынбасары вазифаларын башкаручы Руслан Фәтхисламов. – Биредә газ кертү мәсьләләрен дә хәл итеп, килешү төзергә була. Шулай ук исәпләгеч күрсәткечләрен дә тапшырырга мөмкин.
Яңа ачылган үзәктә иң беренче булып газ өчен оешма ветераны Ләлә Шаһивәлиева түләде. Ул биредә 30 ел эшләп, лаеклы ялга киткән. Бинаның урнашкан урыны да тарихи әһәмияткә ия. 1954 елда шушы урыннан Казанга Миннебай газ заводыннан газ килә башлый. Шуннан соң газ Татарстан йортларына да керә башлый.
Ачылу тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин белән “Газпром трансгаз” оешмасының генраль директоры Рөстәм Усманов та бар иде.
– Хәзер утын белән өй җылытучы кеше калмады кебек инде. Безгә утын ягу да эләкте әле. Шуңа да аның нәрсә икәнен беләбез, – ди Илсур Метшин. – Газ белән тәэмин итү зур эш. Халыкның тормышын яхшыртуга үз өлешегезне керткән өчен зур рәхмәт. Биредә өлкәннәр өчен дә бик уңайлы булачак. Бу сез башлаган эш дәвамлы булыр дип уйлыйбыз. Башка районда яшәүчеләргә дә мондый мөмкинлек барлыкка килер дип өметләнеп калам.
Рөстәм Усманов исә, өйләргә квитанция таратып чыгуга караганда, монда килгән кулланучылар белән йөзгә-йөз күрешеп, аңлашу мөһимрәк дигән фикердә.
– Безгә мөрәҗәгать иткән һәркем риза булып китәргә тиеш. Аларга хезмәт күрсәтәбез икән, аны җиренә җиткерергә кирәк. Матур заманча сүзләрнең дә, яңа ачылган бинанның да исеме җисеменә туры килергә тиеш, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү