Рәмис Мутиев: «Күңелем сизә – кызым тереләчәк!»

Кукмарада яшәүче 4 яшьлек Камилә Мутиеванең язмышы хәл ителгән көннәр. Аңа бүген ярдәм кирәк.

Сабыйга 2 яшь ярым булганда сирәк очрый торган диагноз куялар. Табиблар телендә Рохада синдромы дип аталса, гади генә итеп әйткәндә бала сулыш алырга «оныта» икән. Әнә шулчакта аның организмына кислород җитми, иреннәре күгәреп чыга. Чит ил табиблары сабыйга ярдәм итәргә вәгъдә бирә.

– Бала күгәреп чыга башлагач, Республика клиник хастаханәсенә килдек. Анда безгә диагноз куелды. Ничек шулай килеп чыккандыр, без аптырашта. Сау-сәламәт туган бала бит ул. Ике яшь ярымга кадәр йөгереп йөрде. Генитикка да йөрттек. Нәселдән килә дигән сүз юк. Каян килеп чыкканын бер Аллаһы Тәгалә генә белә, – ди сабыйның әтисе Рәмис. – Башта мең уй. Табиблар куйган диагнозга күңел ышанмый. Чит илнекеләр үзләренә килгәч кенә, яхшылап тикшерәчәкләр. Бәлки, дәвалап булыр дип яшибез. Бер дә кызыбызны югалтасы килми. Авыр хәлен дә күрү кыен.
Камилә даими рәвештә хастаханәдә ята. Әлегә ул әнисе Гөлназ белән. Шимбә-ял көннәрендә әтисе янына киләчәк.
– Баламны бик яратам. Ничек тә терелтәсе иде сабыйны, – ди Рәмис.

Чит ил табиблары 2 миллион 400 мең сум акча сораган. Тик гаиләнең моның кадәр акчасы юк. Шуңа да алар изге күңеле кешеләрдән ярдәм сорый.

Сабыйга булышыр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Әбисе Инсия Расим кызы Мутиева исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 5469 6200 1918 3886.
Хәбәрләшү өчен әтисе Рәмиснең телефон номеры: 89173994359


Фикер өстәү