Росреестр идарәсе быел ике ай эчендә 3350 дән артыграк өлешкә кереп төзүдә катнашу килешүен теркәгән.
Бу – узган елдагыга караганда 70 процентка диярлек күбрәк (узган елның шушы чорында 1987 килешү). Шул ук вакытта эскроу-счетлардан (фатир төзеп бетерелгәнче өлешчеләрнең акчасы шунда саклана) файдалану нигезендә өлешче килешүләре саны 3,5 тапкыр арткан (608 дән 2126 га җиткән). «Гадәттә гыйнвар-февраль айлары чагыштырмача тыныч чор булып санала. Быел исә, киресенчә, елның әле башлануына гына карамастан, төзелеп килүче йортлардан фатир сатып алучыларның артуын күзәтәбез», – ди Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. Аның әйтүенчә, ташламалы ипотека (6,5 процентлы) буенча дәүләт программасы, шулай ук закондагы үзгәрешләр (төзүче оешмаларның эскроу-счетлар куллануга күчүе), өлешчеләргә үзләрен якланулы хис итү мөмкинлеге бирә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat