Чүп өчен акча түләргә тиешбезме?

Без үзебез Казанда яшибез. Биектау районының Шәпше авыл җирлегендә дачабыз бар. Җәй көне өч ай шунда кайтып торсак та, чүп ташламыйбыз. Ләкин аңа карамастан, акчаны барыбер түлибез. Бу дөресме?

Әминә апагыз. Казан

Шәпше авыл җирлеге башлыгы Владимир Беляков:
– Безнең җирлектә, чыннан да, йортларын җәен дача итеп тотучылар күп. Шуңа күрә әлеге сорау белән миңа күпләр мөрәҗәгать итә. Вазыйфама кермәсә дә (бу мәсьәлә белән Бердәм исәпләү үзәге шөгыльләнә), кызыксынганым булды. Алар аңлатуынча, милекче, анда яшәмәгән очракта да, ел дәвамында чүп чыгару өчен түләргә тиеш.


Фикер өстәү