«Син кредит ал да, мин түләрмен» Россия халкы кредит инәсенә утыра

2021 елда халыкның кредитлары аркасында катлаулы вазгыять килеп чыгачак. 2019 елның июлендә Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы әнә шундый фараз ясаган иде. Бөтендөнья банкы да Россия икътисадына иң зур куркыныч халык җыйган әҗәтләрдән яный дип белдерде.

Әмма бездә бит хәзер җайлы юл уйлап таптылар: Үзәк банк күп итеп акча баса да банкирларга бирә, банкирлар халыкны кредит инәсенә утырта. Билгеле бер чиккә кадәр әҗәтләрне әҗәт алып каплау мөмкинлеге бирәләр. Әҗәт капчыклары тәмам тулып, кредит тарихлары тәмам пычранып беткәч, бурычка алучылар микрофинанс оешмаларына юнәлә, зур процентлар белән акча алып, элекке әҗәтләрдән котыла, яңалары белән тотыла. Бер банктан икенчесенә сикереп йөри торган андый «чикерткәләр»не, ахыр чиктә, суд приставлары аулый башлый. Приставлар ярдәмендә кайтарып алынырга тиешле акча күләме быел 1,8 триллион сумнан ашып киткән. Гыйнвар аенда приставлар инде 8 миллион кешенең банк хисапларын эзәрлекли, кесәләрен капшый башлаган. Бер ел элек суд приставлары белән эш итәргә мәҗбүр булган кредитоманнар саны 5,8 миллион гына булган. Әлегә эшләре судка ук барып җитмәгән, әмма инде бурычларын кичектереп түли башлаган кешеләр дә байтак. Ингушетиядә, мәсәлән, кичектереп түләнгән кредитлар саны 7,8 процентка җитә икән. Татарстанда бу сан – 3,47 процент. Процентлы кредитның шундый җайсыз ягы бар бит: түләүне кичектердеңме, пеня дигән нәрсә өскә калкып чыга һәм камыт муенны тагын да ныграк кыса башлый.

Әле илдә пандемия кризисы дигән афәт булмаганда, кредитка алучыларның яртысы хезмәт хакының 50 проценттан артыграгын бурыч түләүгә тоткан. Хәзер вазгыять ничектер, статистика бу хакта дәшми. Эшләгәнеңнең яртысыннан артыграгын бурыч түләүгә тоткач, коммуналь түләүләргә дә байтак акча чыгарып салгач, калган акчага ничек яшәп буладыр, анысын бу юлларның авторы күз алдына да китерә алмый. Әмма кешеләр яши, стресс кичерә, депрессиягә кереп бата, ике эштә эшләп азаплана, яшәүдән тәм тапмыйча, җәфа чигәләр инде, кыскасы. Эшсез калу куркынычы гел эзәрлекләп тора. Әле менә соңгы көннәрдә генә газета хәбәрчесенең бер танышы эшсез калды. Ике эштә эшли иде, берьюлы икесеннән дә кыскарттылар. Ә түлисе кредит – муеннан. Гаиләдә хәсрәт инде… Үзе генә түгел, минималь пенсиягә яшәүче әнисе борчыла: «Ничек кенә итеп булышыйм икән?» – дип күз яшьләре түгә. Ничек булышсын инде әни кеше мондый очракта, ул үзе ярдәмгә мохтаҗ.

Пандемия кризисы башланганда, «Ведомости» газетасы эшсез калган очракта күпчелек россиялеләрнең акчасы бер ай яшәргә генә җитүен язган булган. Массакүләм эшсезлекне булдырмаска иде, дип чаң суккан. Хәзерге вазгыять мондыйрак: 23 процент россияле эшсез калган очракта яшәү өчен акча бер атнага да җитми дип белдерә, 20 процент халык ике атнага чыдаячагын әйтә. 15 процентның ай ярым тартырлык чарасы бар икән. 11 процент әле өч ай буе эш эзләргә мөмкинлеген таный. 4 процентның ярты ел яшәрлек запасы бар. Бары тик 3 процент кына, эшләмәсә дә, матди кыенлыкларны сизмәячәк икән. Запас акчасыз яшәүче, әмма кредит түләргә мәҗбүр булган халыкның хәлен күз алдына китерик инде шуннан соң. Эшсез калган россиялеләрнең 23 проценты әти-әниләреннән бурычка алып тора, 16 процент туганнары һәм дуслары ярдәменә өметләнә, 11 процент банкларга коллыкка төшә икән.

Банк коллыгы дәрәҗәсе төрле төбәкләрдә төрлечә. Ингушетиядә, әйтик, икътисади яктан актив халыкның җан башына уртача 32 мең сум әҗәте бар. Сумма зур булмаса да, тау халкының күпчелеге аны түли алмыйча интегә. Әҗәтләрне кичектереп түләү буенча бу төбәк – лидер. Ямал-Ненец автоном округында эш яшендәге һәр кешегә уртача 552 мең сумлык кредит туры килә. Бер дә кредит алмаучылар да булуын исәпләсәк, бик зур уртача сан инде бу. Әмма ул төбәк халкы әҗәтләрнең 2,25 процентын гына түләвен кичектерә. Хезмәт хаклары зуррак булган саен, әҗәтләр дә зуррак. Татарстанның уртача саны – 269 мең. Безнең гаиләдә, мәсәлән, беркайчан да кредит алмаучылар гына яши. Якын танышлар арасында да андыйлар байтак. Боларны исәпкә алсаң, 269 мең дигән уртача сан да бик зур инде ул. Кайсыдыр гаиләләр суммасы миллионнан артып киткән процентлы әҗәт түли дигән сүз.

Болай мин үзем кредитоманнарны бер дә кызганмыйм. Нәфрәтләнәм хәтта аларга. Нәфесләрен тыя алмыйча, алар үз хәлләрен генә авырайтып калмый, безнекен дә начарайта. Ясалма ихтыяҗ тудырып, нәкъ менә шулар илдәге инфляцияне көчәйтә, торак бәясен, азык-төлек хакын, автомобильләр кыйммәтен арттыра. Аякны юрганга карап суза белмәү юрганны кыскарта. Халык бер дә исраф итмәү; арзанлы, әмма сыйфатлырак товарлар алу кебек нәрсәләрне белми. Матди кыйммәтләр артыннан куып узышу, кәттә булып күренү өчен генә байлык җыю шундый хәлгә китерә күпчелек очракта кешеләрне. Банкирлар шуннан файдалана инде, җилкәсен каезлыйлар халыкның, яшәү сокларын эчәләр.

Кредитоманнар арасында үзе өчен түгел, башкалар өчен әҗәт җыеп, түли алмыйча интегүчеләр дә җитәрлек. Башка кеше исеменә кредит рәсмиләштереп, акчаны алып качу соңгы вакытта «бизнес»ка әйләнеп бара. «Гражданлык никахы» дип аталган рәсмиләштерелми торган гаиләләр үрчү белән бәйле «бизнес» бу. Ул «бизнес»ның шундый осталары пәйда булды: бер ел эчендә әллә ничә «гаилә» корырга өлгерәләр. Кредит алганчы гына «яраттырып» торалар да, акчаны кесәгә салгач, иргә (яисә хатынга): «Мин сине беренче тапкыр күрәм», – дип юкка чыгалар. «Сөйгән яр»ның үз исеменә рәсмиләштерелгән бурычын түләп интегә инде шуннан соң «ачыкавызлар». Боларны кызганырга да, кызганмаска да белмәссең. Кайвакыт шулай була: әллә ничә ирне «кредит тәбесе»нә төшерүе белән бөтен тирә-юньгә мәшһүр булган хатынга «өйләнә»ләр «егетләр». Һәм шуңа тагын үз исемнәренә рәсмиләштереп, акча алып бирәләр. Шундый хатыннар бар: араны өзгәнче «ир» җилкәсенә әллә ничә кредит өяргә өлгерәләр. Үзе өчен алган бер нәрсәсе дә юк, әмма алагаем зур әҗәте бар, икешәр эштә эшләп тә вакытында түли алмагач, ул әҗәткә инде пенялар өстәлә башлаган.

Без шундый заманда яшибез: ышаныч югалган, әманәт сакланмый, ялган белән дөнья тулган. Никахны рәсми рәвештә ЗАГСта теркәгәндә дә «никах контракты» төзергә киңәш итәләр белгечләр. Нинди куеннан-куенга күчеп йөргән ярлар өчен кредит алу ди ул, үз малыңны саклау өчен дә йоклап йөрмәү таләп ителә. Менә шундый чорда яшәп, үзен тереләй тунарга мөмкинлек бирүчеләрне ничек дип атарга инде. Синең белән бернинди рәсми бәйләнештә дә тормаган берәүнең: «Син кредит ал да, мин түләрмен», – дигән буш сүзенә ышанып, ничек итеп банкка юл тотмак кирәк? Белгечләр мондый очракта хис белән уйнап акча сораучылар өчен кредит алсаң, акчаны кулына тоттырганчы расписка сорарга куша. Кредит камытын «сөйгәне»нә киертергә шулкадәр остаручылар бар: аларны һич тә алдаша дип уйламассың.

Кешеләрне кредит каенына терәтүчеләр, бурычка алып катыга утыртучылар бик үрчеде хәзер. Болардан саклануның юлы бер генә: никадәр генә матур сайрамасыннар әҗәткә бер тиен дә акча бирмәскә. Инде бер дә түзмичә, кемнедер финансларга мәҗбүр буласың икән, дуслык, туганлык мөнәсәбәтләренә карап тормыйча, акчаны ышанычлы шаһитлар катнашында рәсмиләштерергә. Андый очракта да кайтарып алу мөшкел булуы ихтимал. Бурычка биргәндә зур акчаларың белән бәхилләшергә туры киләчәген истә тота алсаң гына, хәвефле адымга бара аласың.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү