Риман Гыйлемханов: Безне ана теленнән мәхрүм итү руслар өчен бер дә файдага түгел

СССР таркалгач, элекке союздаш республикаларның күбесе урыс теленнән ваз кичә башлады. Дөрес, мәсәлән, Казахстанда ул бүген  милләтара аралашу теле санала әле һәм аның статусы рәсми рәвештә Казахстанның Төп Законына да язылган.

Гомумән алганда, «могущий» телнең даирәсе тарая. Шуның өстенә ул алынма сүзләргә байый бара. Әлбәттә, мондый хәл бөтен дөньяда күзәтелә, әмма бездә һәрвакыттагыча чамасын уздырып җибәрү бар. Без – «кеше тавыгына кызыгып» яшәргә өйрәнгән халык.

Мин биатлон ярышларын карарга яратам. Әлеге ярышлар турында дәртләнеп, борчылып сөйләүче Дмитрий Губерниевны да хөрмәт итәм. Бик талантлы, мәгълүматлы тележурналист ул. Әмма аның кайвакыт чит сүзләргә мөкиббән китүен, ярышлар барышында кырыкмаса кырык мәртәбә кабатлавын күңел бик үк кабул итеп бетерми. Мәсәлән, «ближайший уик-энд»та нинди ярышлар узасын игълан итүе сәер тоела. Нинди милләттән булуларына карамастан бөтен спортчыларны «Российские», «русские ребята» дип атарга яраткан егет нигә инглиз сүзләренә шулхәтле мөкиббән китә икән? Юкса, «уик-энд»ны «в выходные дни» дип авыз тутырып әйтеп була бит. «Пасьют»ны да урысча «гонка преследования» дип әйтергә мөмкин.

Алынма сүзләргә берәү дә каршы түгел, телләрнең башка телләр хисабына камилләшүе, баюы – табигый хәл. Тик менә кайсы тел хисабына байый бит! Чит сүзләр телдән-телгә аерым вакыйгалар, күренешләр, яшәештәге яңалыклар, яңа технологияләр белән бәйле рәвештә күчә.

Галимнәр әйтүенчә, әгәр чит сүзләр 2–3 процентка җитә икән, бу телнең гомерен кыскарта, аның бетүен тизләтә дигән сүз. Бүген урыс телендә чит сүзләр 10 процентны тәшкил итә икән. Димәк, урыс кардәшнең хәлләре дә бик әйбәт түгел, аның теле дә «киселә». Һәм моңа кем гаепле? Урыслар үзләре. Алай гына да түгел, тел язмышы теге яки бу халыкның абруе, ул яшәгән илнең дөнья йөзләрендә йогынтысы, куәте нинди булу белән дә бәйле. Шунысы кызык, урыс сүзләре чит илләрдә ни дәрәҗәдә еш кулланыла икән? Гомумән, чит телләр урыс сүзләренә мохтаҗ микән? Монысы – икеле. Аның каравы вакытта урысча сүгенү киң таралган. Белүебезчә, урыс теле укытылган кайбер чит ил мәктәпләрендә урысча сүгенүне диалект буларак өйрәнәләр ди. Ә Кубада йөк ташучылар Россиянең дәүләт телендә сүгенә башласа, «любой урыс» телсез калырга мөмкин икән.

Инде үзебезгә килсәк, безне ана телендә белем алудан мәхрүм итү олы кардәш өчен бер дә файдага түгел. Чөнки татар, беренчедән, урыс телен су кебек эчә, икенчедән, кая туры килсә, шунда сүгенеп, урыс теленең куллану даирәсен киңәйтә. Шул ук галимнәр сүзенә ышансаң, россиялеләрнең 60 проценты кемнеңдер анасын телгә алмыйча сөйләшә алмый икән. Бу исәпкә татар да керәдер инде.

Мин язганнардан чыгып, телләрнең бетүенә, чүпләнүенә кем гаепле икәне турында үзегез уйланыгыз инде, яме.

Риман Гыйлемханов


Риман Гыйлемханов: Безне ана теленнән мәхрүм итү руслар өчен бер дә файдага түгел” язмасына фикерләр

  1. Кемдә булыр соң гаеп…

    Тел югалса — ансы сүссез,
    Яхшы күренеш түгел…
    Аның белән, — дим,- бер рәттән,
    Фикер алу да кимер.

    Югала буын бәйләнеш,
    Бабалар тапмас безне…
    Авыр чакта төшкә кереп,
    Төзәтә алмас эзне!

    Рус — татарга, татар — руска,
    Кунакка йөри алмас…
    Бездә болай, сездә ничек?,-
    Дип сорау бирә алмас..!

    Кояш чыгар, кояш батар,
    Ә Җирдә шул бер — тюльпан.
    Миләүшәләр, нәфис гөлләр,
    Каядыр?…тик юк булган..?

    Җирнең яме, көннең тәме,
    Үзгәреп юкка чыккан..?!
    Саклыйк ,Җирдәге яшәешь,
    Булмасын, гөлдәй сулган!!!
    20.03.2021.
    Лилия Мурадова.

Фикер өстәү