Илнат Фәрхуллин: «Якыннарымның бәхетенә куана беләм»

Безне нәрсә бәхетле итә? Җылы өебез, якыннарыбызның елмаюы, туңдырма яки вакытында бирелгән хезмәт хакымы? Һәркем үзенчә аңлый, аңлата һәм тоя бу хисне. 20 март – Халыкара бәхет көне алдыннан «Ни хәл» сәхифәсе кунаклары белән дә бәхет турында сөйләштек.

Илнат Фәрхуллин, җырчы:

– Минем өчен бик авыр сорау бу. Бәхет турында бик озаклап сөйләшергә була. Беренчедән, бәхет ул – сәламәт булу. Якыннарыңның, сине аңлый торган кешеләрнең яныңда булуларын тою. Үз-үзеңне җиңә алу, туйганчы хыяллана, үзалдыңа максатлар куя белү – шулай ук бәхет бит. Башкалар бәхетенә дә сөенә белергә кирәк. Туганнарым, якын дусларым белән бергә шатлана беләм дип уйлыйм.

Гөлназ Гыйниятова: «Бәхет ул – менә бүген яшәү!»


Фикер өстәү