Табиб-гастроэнтеролог: Вакытында дәваламасаң, язва катлаулы формага күчәчәк

Язның бөтен ямен ала! Ашказаны җәрәхәтеннән (язва) интегүчеләр авызыннан бу сүзне еш ишетергә туры килә. Зарланырсың да! Кояшлы, җылы көннәргә шатланып йөрисе урынга, туктаусыз эч авыртуга түзәргә, теләгән ризыгыңны ашый алмыйча диетада утырырга туры килә бит аларга. Язва баш калкыткан чорда хәлне ничек җиңеләйтергә? Бу чир яман шешкә әверелә аламы? Табиб-гастроэнтеролог Индира Гыймалтдинова белән шул хакта сөйләштек.

Табиб-гастроэнтеролог Индира Гыймалтдинова

– Индира Мөнировна, ни өчен ашказаны җәрәхәте нәкъ менә яз, көз көне борчый башлый?

– Бу чорда ашказаны-эчәк системасы белән бәйле теләсә кайсы чир баш калкытырга мөмкин. Ник дигәндә, яз, көз айларында, гадәттә, иммунитет төшә, организм зәгыйфьләнә. Витаминнарга кытлык башлана. Бу күренеш организмдагы иң нечкә урыннарның берсе саналган ашказаны-эчәк системасына «бәрә».

– Ул нидән гыйбарәт?

– Язва вакытында ашказаны белән уникилле эчәкнең лайлалы тышчасында хилафлык пәйда була. Кайчак бу яра тирәнгәрәк – әлеге органнарның башка катламнарына да үтеп керергә мөмкин.

– Бу чир нәселдән күчә аламы?

– Юк, ашказаны җәрәхәте нәселдән күчә алмый. Бу чир, иң беренче чиратта, организмга хеликобактер пилори исемле бактерия эләгү аркасында пәйда була. Ул ашказаны согының кислоталылыгы артык булганда да борчый башлый. Алкогольле эчемлекләр кулланучы, тәмәке тартучы, каһвә эчәргә яратучыларга да язва килеп чыгу куркынычы яный. Даими рәвештә ялкынсынуга каршы дарулар эчкән кеше дә еш кына әлеге чирдән интегә.

– Ашказаны җәрәхәте стресс аркасында да барлыкка килә, дип ишеткәнем бар. Бик көчле стресс кичергән кешедә берничә сәгать эчендә язва пәйда була ала, имеш…

– Юк, берничә сәгать эчендә язва пәйда була ала диюләре – уйдырма. Әмма даими рәвештә стресс кичереп яшәгән кешедә, дөрестән дә, ул пәйда булырга мөмкин.

– Әлеге авыруны нинди билгеләр буенча танырга мөмкин?

– Билгеле булганча, язва вакытында эч авырта. Ашаганнан соң бу авырту тагын да көчәя. Моннан тыш ашказаны җәрәхәте вакытында төнгә каршы яки ач карынга эч авырта, газ җыела, ашказанында авырлык сизелә. Кеше укшый, коса башлый.

– Бу чирне алдан кисәтеп буламы?

– Профилактика турында сөйләгәндә, иң беренче чиратта, исерткеч эчемлекләр эчү, тәмәке тарту кебек начар гадәтләрне ташларга кирәклеген искәртик. Дөрес туклану, туклану режимын җайга салу да мөһим. Ризыкны көн дә билгеле бер вакытта ашарга кирәк. Рационда ашказанының лайлалы тышчасын ярсытучы ризыклар булмаска тиеш. Кыздырылган, артык кайнар һәм артык салкын ризык ашауны чикләргә кирәк. Табиб белән киңәшләшмичә, ялкынсынуга каршы дарулар эчәргә дә ярамый. Иң мөһиме – язваны китереп чыгарган хеликобактер пилори бактериясен ияртүдән сакланырга кирәк. Моның өчен шәхси гигиена таләпләрен үтәү зарур.

– Ашказаны җәрәхәте яман шешкә әверелә аламы?

– Вакытында дәваламасаң, язва катлаулы формага күчәчәк. Бигрәк тә эчке кан савудан сакланырга кирәк. Алда телгә алынган хеликобактер пилори бактериясе аркасында килеп чыккан булса, язва яман шешкә әверелергә мөмкин.

Ашказаны җәрәхәте вакытында ничек тукланырга?

Табиб Индира Гыймалтдиновадан киңәшләр:

  1. Кызганыч, бу очракта махсус диета гына коткара алмый. Табиб билгеләгән даруларны да эчәргә туры киләчәк. Әмма туклануны да күздән ычкындырырга ярамый.
  2. Язва вакытында көненә 5–6 тапкыр аз-азлап ашарга кирәк.
  3. Бу чорда парда пешерелгән, томаланган ризыклар ашарга рөхсәт ителә. Ачы булмаган сөт ризыклары ашасаң да зыяны юк.
  4. Кичәге ипи дә ашказанына авырлык китермәячәк.
  5. Бу чорда яшелчә һәм җиләк-җимешләрне «свежий» килеш ашарга киңәш ителми. Ашаган очракта да кабыгыннан чистарту хәерле. Язва вакытында банан ашаудан да яхшысы юк.
  6. Бу чирдән интеккән ашказанына кесәл дә җиңеллек өстәячәк.
  7. Ашказаны җәрәхәте баш калкыткан чорда газлы су, каты чәй, каһвә эчүдән дә тыелып торырга кирәк.
  8. Бу чорда тавык, күркә ите кебек диетик итләргә өстенлек бирсәң яхшырак. Аларны фарш рәвешендә кулланырга киңәш ителә.
  9. Җиңел эшкәртелә торган солы, карабодай боткалары да файдага булачак.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү