Яшүсмерләрдә психологик проблемаларның тышкы билгеләрен атадылар

Татуировка, пирсинг ясату һәм үз тәнен бозу — яшүсмерләрдә психологик проблеманың беренче билгесе булып тора. Бу очракта ата-аналарга баланы психологка алып баруны кичектерергә ярамый.

Татарстанның атказанган табибы, Казан дәүләт медицина университеты психиатрия профессоры Ләйлә Шәйдүкова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында яшьләр арасында үз-үзләренә зыян ясау модасы 10-15 ел элек татуировкадан һәм пирсингтан башлануын сөйләгән.

«Психиатр өчен беренче сигналларны күрү өчен шул җитә. Мисал өчен, совет заманында армиягә алыр алдыннан татуировкасы булган егетләр куркыныч янаган төркемгә кертелде. Психиатр белән консультация үткәрелә иде», — дип сөйләде ул.

Ата-анага бала белән ышанычлы мөнәсәбәтләрдә урнаштырырга һәм аның аралашу даирәсенә игътибарлы булырга кирәк. Еш кына төрле «модалы» куркыныч мавыгулар нәкъ менә шуннан башлана, ди табиб.


Фикер өстәү