Айдар Галимов: «Очрашуны үзем дә көттем»

Казанда яшәүче 14 яшьлек Анель Имамиевның тагын бер хыялы чынга ашты: ул  Айдар Галимов белән очрашты. «ВТ» укучылары белә инде – без сабыйның өч теләген тормышка ашырачакбыз. Салават белән Анель атна башында күрешкәннәр иде.

Салаватта кунакта: «ВТ» 14 яшьлек Анель Имамиевның хыялын чынга ашырды

Бу көннәрдә сабыйга канат куйдылармыни! Аның йөзеннән елмаю бөтен җиһанга тарала кебек.

–  Сезнең белән бер малай күрешергә тели дигәч, бераз дулкынландым да әле. Минем иҗатны яраткан, җырларымны җырлаган һәркемгә күңелем ачык. Мин очрашуны үзем дә көттем, – диде Айдар.

Анель Айдар Галимов белән Казанда үткән концерты алдыннан күреште.  Җырчы аны күптәнге танышын очраткан кебек кочаклап алды. Аннан укуы белән кызыксынды, шөгыльләре хакында сорашты, туган көне кайчан икәнен белеште. Анель аңа үзенең хыяллары турында да әйтте.  Шуннан соң алар әнисе белән концерт карадылар.

Айдар абый да сәхнәдә хыял турында күп сөйләде, һәркемне хыялланырга өндәде. Тели белеп теләнгән теләк чынга аша, диде ул һәм Анель янына төшеп, аны тамашачылар белән таныштырды.

– Минем хәзер яңа дустым барлыкка килде, – диде Айдар Галимов.  Малай исә, тиз генә Айдар абыйсының колагына нидер пышылдап, микрофон сорады. Зал тын калды. Анель  «Кызыл розалар»ны җырлап җибәрде. Зал дәррәү кул чапты. Кесәләреннән кулъяулык чыгаручылар да, битлек белән каплаган йөзен яшереп, мышык-мышык килүчеләр дә булды.

Хәер, җырчының һәр чыгышы болай да күңелне айкады.  Пандемия аркасында, бер ел элек узасы концертын куйды бит ул.

– Программа шул ук, әмма  без үзгәрдек. Вирус безне башкача яшәргә өйрәтте. Элек эштән качсак, бу чорда, качып, эшкә йөри башладык. Тормышның кадере артты. Анель кебек сабыйлар безне игелек кылырга өйрәтә, – диде Айдар. – Яхшы эшләр күп башкарылды инде. Санап торганым юк. Иң мөһиме – кешеләр рәхмәте.  Ә миңа шул җитә!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү