«Исәнмесез, мин – Анна!» «ВТ» хәбәрчесе татар теле дәресләрендә укып кайтты

Татар теле кемгә кирәк? Ни өчен кирәк ул аларга? Ни өчен ул безгә кирәк түгел? Соңгы арада без әлеге сораулар турында уйланырга мәҗбүр. Җавапны КФУдагы татар теле курсларында табып булмас микән, дип, бер кичкә мин дә укучы булып алдым.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында эшләп килүче махсус дәресләр инде 2011 елдан бирле оештырыла. Тәҗрибә тупларга вакыт шактый булган. Быел дәресләрне җиренә җиткереп һәм нәтиҗәле итеп оештырыр өчен мөмкинлекләре дә арткан:

– Быелгы укулар Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла. Бу безгә күп кенә яңа мөмкинлекләр ачты: курслар быел Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә дә узачак. Өстәвенә уку 2021 елда ике тапкыр оештырылачак. Беренчесе февраль – май айларында булса, икенче тапкыр катнашучыларны көз айларында җыярга уйлыйбыз, – дип сөйләгән иде матбугат очрашуында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Курсларда катнашырга теләүчеләр саны исә 900дән артып киткән, шуларның 489ы бүген татар телен өйрәнеп мәш килә. Оештыручылар якынча 25–30 кешедән торган 18 төркем ясаганнар. Татар телен өйрәнә генә башлаучылар күбрәк булып чыкты. Тагын дәвам итүчеләр һәм телне камил белүчеләр дә бар.

Икешәр сәгатьлек дәресләргә атнага ике тапкыр җыелалар һәм шушы тәртиптә өч ай укыйлар.

 Иң мөһиме – теләк

Мин татар телен әле өйрәнә генә башлаганнар төркеменә кердем. Икенче генә очрашулары икән. Шулай да, «Исәнмесез»не өйрәнгәннәр, хәлләрен сорагач та, татарча җавап бирә алдылар. Дәрес рус телендә барды – алай җиңел генә татарчага күчеп булмый шул. Беренче ярты сәгатьтә тәүге очрашуда өйрәнгәннәр кабатланды. «Бу бармак – бабай, бу бармак – әби…»не шуның кадәр яратып сөйләде «төркемдәшләрем». Иң беренче шуңа игътибар иттем: укытучы Рәмзия Марсовна сан түгел, сыйфат ягын кайгыртып, сүзләрнең һәм һәр хәрефнең әйтелешенә басым ясады. «Т»ны, «ч»ны, мәсәлән, дөрес итеп татар теллеләр дә әйтми кайчак. Шулай итеп, бер дәрес эчендә алар исәнләшергә, хәлләр белешергә, гафу үтенергә, «син»не «сез»дән аерырга, таныш булмаганнарга «туташ/ханым» һәм «әфәнде» дип эндәшергә өйрәнгән, бармакларына татарча исем кушкан. Кыскасы, мондагы дәресләр  аралашуга корылган. Икенче дәрестә инде җөмләләр төзеп сөйләштек, бер-беребезгә сораулар бирештек. Сорауны башта русча әзерләп, соңыннан әкрен-әкрен татар теленә тәрҗемә иттек.

Укытучыдан курсларга йөрүчеләр турында аерым да сораштым. Төркеменә дистәдән артык кеше йөри икән.

– Бер дәрес эчендә шактый алга китәбез, үзегез дә күрәсез бит. Теләкләре көчле чөнки. Бу бит мәҗбүри дәресләр түгел, теләсә – килә, теләмәсә – юк. Шулай да, язылганнарның 60–70, ә кайчакта 90 проценты ахырга кадәр йөреп бетерә. Бер килгән кешеләр икенче тапкыр да шул ук төркем һәм укытучыга языла кайчак. Курсларга бик яратып йөриләр. Гаилә белән килүчеләр дә бар, – дип сөйләде ул.

Мәҗбүри түгел, дигәннән. Монда соңга калып килергә дә, иртәрәк китәргә дә рөхсәт бар. Институтта параллель рәвештә ике тел өйрәнүче кеше буларак, бу эшнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын чамалыйм мин. Бер генә дәресне калдырдың исә, бөтен авырлык – үзеңә. Ә монда әле кич белән килеп утырырга кирәк! Кемдер эштән соң килә, кемдер укудан соң.

Камиллекнең чиге юк

Татар телен өйрәнергә теләүчеләр арасында кем генә юк. Яшь буенча чикләр булмагач, олысы да, кечесе дә парта янына утыра. Табибларның да, бухгалтерларның да, галимнәрнең дә татар телен өйрәнергә ихтыяҗлары зур һәм теләкләре көчле. Араларында төрле милләт вәкилләре бар. Казандагы Халыкара лингвистик үзәк хезмәткәре Виталий Архипов дәрескә йөрүчеләр арасында татарларның да булуына гаҗәпләнгән:

– Инде күп еллар Татарстанда яшим, ә татар телен бик начар беләм. Соңгы елларда бу кыенлыклар тудыра башлады, чөнки республикада татар теленә ихтыяҗ һәм кызыксыну артты, ул инглиз теленә караганда да популяр бит. Минем дә артта каласым килмәде, шуңа бирегә килергә булдым. Курсларга хәтта татарлар да йөри икән – шунысы шаккатырды. Мин, Татарстанда яшәп, татар телен белмәвем өчен борчылып йөрим, ә алар үз телләрен дә белми…

Эльмира Закирова исә хезмәттәшләре белән рәхәтләнеп татарча сөйләшергә тели, курсларга да шуңа килгән икән:

– Инде күптәннән медицина өлкәсендә эшлим. Хезмәттәшләрем арасында татар теллеләр күп, минем дә алар белән нәкъ менә татар телендә сөйләшәсем килә. Ихтыяҗ күптән бар иде, ләкин менә хәзер генә килергә уйладым. Әлеге курслардан соң  татар телендә иркен аралаша алырмын дип ышанам, ә башкасын – грамматика, орфографияне, бәлки, соңрак үзләштерермен, – ди ул.

Муэтайбайэр Сэтивалиди Казанга Кытайдан килгән. Җәй көне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында магистратураны тәмамлаган. Хәзер тюркология буенча белем ала. Әнисе татар булса да, гаиләдә татарча сөйләшмиләр икән:

– Татар теле – әниемнең туган теле. Минем аның белән татарча аралашасым килә. Ә татар телен мин сигез ел элек, Казанга килгәч кенә өйрәнә башладым. Башта дусларымнан өйрәндем, ә хәзер курсларга йөри башладым. Татарча инде ярыйсы сөйләшәм кебек, ләкин грамматик хаталарым бик күп – алардан арынасым килә, – ди Муэтайбайэр.

 «Мин булмаса, кем?!»

Татар телен өйрәнүне дәвам итүчеләр төркемендә мәш килеп сүзләр этимологиясен өйрәнәләр иде. Икенче дәресне татар телендәге гарәп-фарсы алынмаларына багышлаганнар. Күп сүзләрнең кайдан, кемнәр аркылы безгә килгәне онытылган иде инде. Үзем дә бирелеп тыңладым. Дәреснең татарча баруына куандым. Дөрес, кайбер сүзләр русча аңлатылды, әмма шәкертләр сорауларын татарча биреп, җавапларын «рәхмәт»ләрен әйтеп алды. Димәк, юкка түгел.

Дәрес азагында бер матур традицияләре дә бар икән: һәркем үзе турында татарча сөйли, кызыксынулары, мавыгулары белән таныштыра. Бу юлы без Илдарны тыңладык. Үзен Казан татары дип таныштырды. Биология фәннәре кандидаты. Татар телен тирәнтен өйрәнү нигә кирәк булды, дип сорагач:

– Татарча сөйләшсәм дә, телне камил белмим. Иң зур теләгем – Татарстанда яшәп, татарлар белән камил аралашып, татарча дөрес итеп язу. Аннан соң безнең институтта дәресләрне татар телендә алып бару мөмкинлеге бар. Мин үзем биология укытучысы. Бу фәнне татарча укыту авыр булса да, кем дә булса алынырга тиеш бит! Белемнәремне шомарткач, үзем алынып карыйм. Катлаулы булуы белән кызык тоела бу эш миңа, – дип җавап бирде ул.

Сүз уңаеннан, бер кичтә дәресләргә йөрүче берничә кеше Татарстанда яшәп тә татар телен белмәвенә оялуын әйтте…

 

Үзем өчен ачкан уңай яклар:

+ әлеге курслар бушлай, алдан интернет аша теркәлү үтәргә генә кирәк;

+ курсларда яшь, җенес, милләт, һөнәр, телне белү дәрәҗәсе буенча бернинди чикләр юк;

+ дәресләргә эшең беткәч, кичке якта барасың;

+ өйрәнгәннәрне көнендә үк практикада куллану мөмкинлеге бар;

+ телне югары квалификацияле укытучылар өйрәтә.

Үзем өчен ачкан тискәре яклар:

– төркемнән артта калып, кирәкле мәгълүматны «ычкындыру» ихтималы бар;

– һәркемгә аерым игътибар бирергә җитешмиләр;

– үз эченә бикләнгән кешеләр өчен төркемдә эшләү уңайсыз булырга мөмкин.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү