Оныкка пособие ник түләнми?

3–7 яшьлек балаларга ай саен пособие түләнә. Тик улымның гаиләсе бу ярдәмне ала алганы юк. Аның иптәше Гүзәл балалар бакчасында эшли. 30 мең сум хезмәт хакы ала. Ә улым Илназ рәсми рәвештә эшкә урнашмады, чөнки ул мине карый. Мин – I группа инвалид. Аңа 1200 сум түлиләр. Ни өчен оныгыма пособие бирелми икән? Шуның сәбәбен беләсе килә иде.

Фәнил Дәүләтшин. Чаллы

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте:
– Татарстан Министрлар Кабинетының «3 яшьтән 7 яшькәчә балаларга айлык түләү турында»гы Карары буенча, әгәр ул тәрбияләнә торган гаиләдә кереме булмаган кеше (әтисе яки әнисе) бар икән, балага пособие түләнми. Бу очракта 1200 сум өлкән кешенең пенсиясенә кушылып бирелгәнлектән, аны тәрбияләүче кеше рәсми рәвештә табыш алмый булып санала. Шул сәбәпле балага айлык түләү тиеш түгел. Искәрмә булып 18 яшькә кадәрге яки тумыштан I группа инвалид бала караган өчен айлык түләү билгеләнгән әти-әни (тәрбиягә алучы) яки опекун гына тора.


Фикер өстәү