Бер керсәң, чыга алмыйсың: Татарстан урманчылары ничек яши?

Урманда очраклы кеше юк. Бирегә аларның барысын да табигатьне ярату тартып китерә. Әгәр шулай булмаса, аз хезмәте хакына да риза булып, эшләрләр идеме икән? Хәер, моңарчы акча аз дип зарлансалар, быелда аларның хезмәт хаклары күтәрелгән. Шуннан соң урманга эшкә килүчеләр дә арткан.

– Узган ел Татарстан Президенты ярдәм белән без урманчыларның хезмәт хакларын арттыра башладык. Яшьләр урманчы һөнәрен сайласын өчен яңа төр түләү барлыкка килде. Югары уку йортын тәмамлап эшкә урнашучыларга бер тапкыр 300 мең сум, көллияттән соң 150 мең акча бирелә. Урманчы эшен яратып киләләр икән, хезмәт хакларын кайгыртырга тырышырбыз, – ди Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Равил Кузюров

2020 елда урманчыларның уртача хезмәт хакы 16 мең тирәсе булса, ел ахырына ул 25 меңнән артып киткән. Быел исә 30 меңгә җиткән. Республиканың 31 урманчылыгы һәм 33 урман хуҗалыгында 3 меңнән артык белгеч эшли. Урманчыларны Лубянда урнашкан урман-техник көллиятендә һәм Казан авыл хуҗалыгы университетында әзерлиләр. Хәзерге вакытта эшкә урнашам дигән кешегә урман хуҗалыгы өлкәсендә 22 эш урыны бар.

Урманнарны ничек сакларга соң? Бу хакта министр үз фикерен җиткерә.

– Яшеллек Татарстан районнарында төрлечә күзәтелә. Нурлат районында 40 процентка җитә. Ә менә Чүпрәле һәм Чистай районнары урманнар белән мактана алмый. Яшеллекне 1 процентка булса да арттыру өчен, республикада 65 мең гектар мәйданда агач утыртырга кирәк. Моның өчен бер гасыр вакыт та җитми, – ди ул. – Республикада урманнар мәйданын арттыру өчен мөмкинлекләр җитәрлек. “Экология” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Татарстанда урманнарын саклау” проекты ярдәме белән киселгән һәм черегән агачларны яңаларына алыштырабыз. 2024 елда без бу эшне 100 процентка үтәргә тиеш. Утырту өчен үсентеләр дә җитәрлек. Республикада 50 питомник сакланып калды. Саба урман орлыкчылык үзәгендә елга 12 миллион данә кәлшә җитештерелә.

Равил Кузюров язга чыгуга урманчыларга тагын бер эш йөкләнгәнен дә әйтеп узды. Алар урманнарын янгыннан сакларга тиеш. Моның өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек. Республикада урман янгыннарын сүндерү үзәкләре эшли. Янгын куркынычы янаган вакытта урманарны һавадан да күзәтәләр, урманчылар да тәүлек буе кизү тора.

Урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән эшләр байтак. Ә менә урманчылар үзләре канәгатьме? Аларга ни җитми? Бу хакта Балык Бистәсе районында урнашкан Кызыл Йолдыз урманчылыгы директоры Нияз Тәҗмиев белән сөйләштек.

– Кайчандыр урманны сайлап ялгышмаганымны көннән-көн яхшырак аңлыйм. Урман ул – сулар һавам. Бер монда кергән кеше, кире чыга алмый. Эшемне яратам. Елдан-ел безнең һөнәргә игътибар арта, – ди ул. – Питомнигыбызга 20 ел тирес кертелмәгән булган. Быел шуны эшләдек. Безгә яңа трактор бирделәр. Узган ел урманчылыкта республика күләм агач утырту акциясе узды. Безгә эшләргә кайтам дип торучы 4 студентыбыз бар. Акчаларбыз артты. Бик риза булып эшлибез. Халыкара урман көнендә мәктәпләргә барып чыгыш ясыйбыз. Безне тыңлаган 50 баланың берсе генә дә безнең якка караса да күңел сөенә. Ә бездә балалар гына түгел, әти-әниләр дә табигатькә тартыла.

Бу кызык!

  • Көч бирүче агачлар: имән, каен, чыршы, юкә, нарат, сырганак, кәстәнә (каштан)
  • Көчне суыручылар: тупыл, усак, тал.
  • Имән белән чыршы – йөрәк авыруыннан, өрәңге, юкә, нарат, сырганак арганлыкны бетерә, агрессиядән, психик тайпылышлардан, хроник арыганлыктан коткара. Усак – баш авыруын, каен гинекологик чирләрне дәвалый. Тал – салкын тигәннән, кәстәнә – полиартрит, тупыл белән тал артрит һәм артроздан булыша. Бөерләрне – тал, ашкайнату-эчәк трактын тупыл дәвалый. Ялкынсынуны, күгәргән урыннарны усак бетерә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү