«Ак Барс» хоккейчылары «Салават Юлаев» командасын җиңде

Бүген Уфа шәһәрендә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Салават Юлаев» командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Бу командалар өчен плей-офф этабының икенче турының өченче уены булды.

Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Ак Барс» исәбендә өч җиңү. Киләсе уенда да «Ак Барс» җиңсә, команда плей-оффның өченче турына үтәчәк.

«Ак Барс» — «Салават Юлаев» сериясенең киләсе уены да Уфада узачак. Матч 23 март көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

 


Фикер өстәү