3-7 яшьлек балаларга яңа пособиене ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлаттылар

1 апрельдән 31 декабрьгә кадәр балага яңа күләмдәге пособие бирүне сорап гариза тапшырырга мөмкин. Аны 1 гыйнвардан башлап (бу вакытта гаиләдә 3-7 яшьлек бала тәрбияләнгән очракта) яңадан исәпләячәкләр. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Моны дәүләт хезмәтләре порталы аша һәм Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп башкарырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, хәзер пособиенең күләме гаиләнең кеременә бәйле булачак һәм ул элеккеге кебек 50 процент кына түгел, балага ай саен төбәк яшәү минимумының 50, 75 һәм 100 процентына кадәр җитәргә мөмкин. Бу уртача алганда 5,6 мең, 8,4 мең һәм 11,3 мең дигән сүз.

Гаиләнең мохтаҗлыгын исәпләү өчен, хезмәт һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән кергән табышны, пенсия, стипендияләр, кертемнәр буенча процентлар, милекне арендага бирү нәтиҗәсендә алынган керем, алиментлар һәм социаль түләүләрне дә кертеп, пособие билгеләр алдыннан соңгы 4 айдагы керемнәр турындагы мәгълүматлар кулланылачак.

 


Фикер өстәү