Чаллыда Алинә Кабаева бүләк иткән йортта яшәүче 11 балалы ана пособиесез калган

Чаллыда яшәүче 51 яшьлек күп балалы ана – Оксана Рыжкова салымчылар белән судлашудан тәмам туйган: милеккә салым буенча бурычын үз вакытында түләмәү аркасында аны пособиесез калдырганнар. Бу хакта ул “ВКонтакте” челтәрендәге сәхифәсенә язма урнаштырган.

“Хакимияттәгеләр балалар пособиесенә кизәнә. Хөрмәтле Наил Мәһдиевич, безнең балаларга кагылуга хокукыгыз юк сезнең. Шәһәр советына, ниндидер карар кабул иткәндә, азрак уйласыннар өчен, гүя дару каптыралар кебек хис туа. Татарстанда аек акыл белән  кабул ителмәгән мондый карарлар шактый… Тизрәк савыгып, бу тормышта кешеләр кагыйдәләре буенча яши башласагыз иде”, – дип язган ул.

Рыжкованың  үзе тапкан 5 бала тәрбияләве, әле тагын 6 баланы опекага алуы мәгълүм. Шуларның 7се – балигъ булмаган яшьтә. 2014 елда Алинә Кабаева фонды ярдәме белән (танылган гимнаст ул вакытта Дәүләт Думасы депутаты иде) бүләк ителгән йортка салым бурычы җыелган.

Күп балалы ана бүләк йортка салым бурычын түләү таләбе урын алган тәүге квитанцияне 2018 елда ала. Анда күчемсез милек өчен бурычның 3 елга (2014, 2015, 2016 елларга) туплануы турында әйтелгән була. Шуннан соң суд тикшерүләре башлана.  Алар автомобиль төзүчеләр шәһәрендә башланып, югары инстанциядәге судларда дәвам иткән. Нәтиҗәдә Самарада узган соңгы –  алтынчы кассация суды күп балалы ана ягына баскан. Әмма шуннан соң да аңа салымчылардан яңа дәгъва килеп төшкән. Хәзер ханымнан 2016, 2017 һәм 2018 еллар өчен күчемсез милеккә салым бурычын түләүне таләп итәләр икән.


Фикер өстәү