Блогер Руниза Закирова: «Безнең гаиләдә эш ирнеке, хатынныкыга аерылмый»

Кечкенә булса да, төш кенә, диләр аның кебекләр хакында. 30 яшендә дүрт малай үстерүче Рунизаны Инстаграмда белмәүчеләр юктыр. Казан читендәге йортында ниләр генә эшләми ул. Бакча тутырып яшелчәләр үстерә, йомыркадан чебешләр чыгарып мәш килә. Гөлләр-чәчәкләр ярата. Кыскасы, баскан җирдә ут чыгара!

– Мин – Себер якларында туып үскән кыз. Мин кечкенә вакытта әти белән әни Алабугага күченеп кайттылар. Миңа Алабуга пединститутында укырга насыйп булды. Биология факультетын тәмамладым, – дип искә ала Руниза. – Әти белән әнием мине бөтен эшкә өйрәтеп үстерде. Гаиләдә эшне ирнекенә, хатынныкына бүлмәдек. Шәһәрдә яшибез дип тормадык, сыер да тоттык, сарыклар да асрадык, тавыклар да бар иде. Абзар чистарту минем өстә булды. Эштән чирканмадым. Әтием гел ерак сәфәрләрдә булгач, әнигә ир-ат эшендә мин булыштым. Өй салганда катнашма болгаттым, мал суйганда тиресен туный идем.
Руниза белән сөйләшкәндә шаккатып куясың. Хәзерге яшьләрнең күбесе авыл җиреннән, авыр хезмәттән качу ягын караганда, ул бу хакта шулкадәр яратып сөйли.


– Тәрбиям шундый булды. Гаиләдә әти-әни эштән курыкмаска өйрәтеп үстерә икән, һәр һөнәрне яратып башкарасың. 19 яшемдә Алабуга егетенә кияүгә чыгып, Казанга күченгәч тә, эшне сайлап тормадым. Урам себердем. Әти-әни артык кыландырып үстермәде. Ашарыңа, кияреңә бар икән, шөкер ит, калганын эшләп табарсың, дип өйрәттеләр. Бүгенге тормышым – тәрбия нәтиҗәсе, – ди ул.
Балачагында беренче тапкыр акча эшләгән вакытларын искә төшерде.
– Шәһәр буйлап буш шешә җыеп йөри идем. Шуны тапшырып, акча эшли башладым. Әнием дә төп эшеннән кайткач, ялгыз әбиләрнең өен җыештыра иде. 14 яшем тулгач, җәйләрен мәктәптә эшләдем, аннан кибеттә идән юдым. Институтта укыганда да сөт комбинатына эшкә урнашкан идем. Иртән укуга китәм, дәресләр беткәч, заводка кайта идем. Кияүгә чыкканчы әнә шулай яшәдем, – ди Руниза.


Руниза 9 яшенә кадәр гаиләдә үзе генә була. Мәктәптән балалар үпкәләтеп, елатып кайтарган чакларда, их, абыем булса, мине яклар иде, ди. Шуңа да кияүгә чыккач, балаларым күп булачак, дип хыяллана. Теләге тормышка аша – ул бүген ире белән 4 малай үстерә.
– 21 яшемдә беренче улымны алып кайттым. Аннары ике елдан икенчесе, аннары өченчесе, дүртенчесе туды. Бер-берләренә терәк булсыннар, дидем. Дөрес, бер-бер артлы туган сабыйларны карау өчен күп көч кирәк. Төрле чаклар булды. Арый да идем. Балаларым – миңа Аллаһы Тәгаләнең иң зур бүләге. Безгә булышыгыз, дип әти-әниләребезне борчымыйбыз. Алар барысы да Алабугада яши, – ди ул.
Рунизаның Инстаграмда үз сәхифәсе бар. Аның тормышын 71 меңнән артык язылучысы карый, үз бизнесы да бар. Кыскасы, ашыйсың килсә, аякларың күп йөри дигән девиз белән яши ул.


– Үз йортыбыз белән яшәгәч, яшелчәләрне дә үзебез үстерәбез. Тавыкларыбыз да бар. Эшләп ял итәбез. Ышанасызмы – мин бер дә арымыйм. Балаларны хезмәткә өйрәтү өчен үз йортыңда яшәү кирәк. Алар тормышта югалып калмасын, ышанычлы ирләр булсын дип тәрбиялибез, – ди Руниза.

 

Гөлгенә Шиһапова 


Фикер өстәү