Машинасын сатып китап чыгарган Җәүдәт Юнысов: «Ияләр ни дияр?»  

Җәүдәт Юнысов белән мине икебезнең дә бераз каләм тибрәтүе якынайтты. Алай гына да түгел, күп мәсьәләләр буенча фикердәш тә без, Туфан ага Миңнуллинча әйтсәк, «җеннәребез килешә». Хәтта кайбер фикерләребез бик үк тәңгәл килеп бетмәсә дә, бер-беребезне тыңлый беләбез. Кулга каләм алып, берәр язмага тотынсак та, киңәшә-киңәшә эшлибез, иҗади дуслык дигәннәре шул буладыр инде ул.

Җәүдәт Юнысовның чираттагы китабын әле кулъязма хәлендә үк укып чыктым, «Ияләр ни дияр?» дип атала ул. Моңа хәтле чыккан биш китабының өчесе – без ярым шаяртып, ярым җитди әйткәнчә, «татарның каймагы» – мишәр кардәшләребез, аларда сакланган йола-гадәтләр, тел үзенчәлеге һәм «мишәр характеры» турында. Характер димәктән, вакытсыз дөнья куйган яшь дустым Илфак Шиһапов кайчак миңа төрттереп: «Риман абый, сез болай итсәм ни булыр, тегеләй эшләсәм ничек килеп чыгар, дип уйлап торганчы, безнең мишәр бара да мунчага ут төртеп килә», – ди торган иде.

Мишәргә хас сыйфатлар Җәүдәтнең «Ияләр ни дияр?» китабында да чагылыш таба, әмма, барыннан да бигрәк бу китап – көнбатыш диалектының үзенчәлекләре турында. Шуңа күрә ул татар, рус телләрендә һәм мишәр шивәсендә язылган.

Кызыксынып, шул ук вакытта бераз сәерсенеп тә укыдым мин аны. Күңелгә, «әдәби телдән читләшү нигә кирәк булды икән?» дигән уй да керде. Тора-бара фикерләр үзгәрде. Җәүдәт үзе дә: «Безнең сөйләм татар әдәби телен вакламый-бүлгәләми, аны киресенчә баета гына, бөтен телләрдә дә шул хәл инде ул», – ди.

Мин аның белән килешәм, төрле халыкларда диалектның әдәби телгә уңай йогынтысы турында укыган да, ишеткән дә бар. Гуманитар уку йортларында да юкка гына диалектология фәне укытылмый. Мишәр кардәшләргә килгәндә, бу кавем динебез, йола-гадәтләребез сагында тору өстенә татар телен тагын да образлы итә, кызыклы гыйбарәләргә, метафораларга баета.

«Метафора» дигән терминны борынгы грек фәйләсуфы Аристотель әйләнешкә керткән, диләр. Метафора – асылда, шул ук чагыштыру, бер мәгънәнең төрле сүзләр белән бирелүе инде ул. Аристотель сәнгатьне тормыш белән чагыштырган, дөресрәге, тәңгәлләштергән һәм сәнгатьле сурәтләү чаралары куллануда үз мәктәбен булдырган. Мишәр шивәсе дә татар телен баетуда бер мәктәп сыман. Әдәби әсәрләрдә төрле вакыйгаларны сурәтләгәндә, образлар тудырганда көнбатыш диалектын куллану, һичшиксез, бик отышлы. Әдәби әсәр язганда классикларыбызның керәшен, мишәр, Себер, Әстерхан татарлары яшәгән төбәкләргә баруы, шунда кунып-төнеп ятулары турында ишеткәнегез бардыр. Ишетмәсәгез ишетегез, менәтерәк. «Гөргөри кияүләре» пьесасын язар алдыннан керәшен авылларының кайсыларында булуы турында Туфан абый елмаеп, сокланып сөйли торган иде.

Җәүдәт Юнысның мишәр телендә китап чыгарганын белгәч, кайберәүләр тәмам хафага калган дип ишеттем. Янәсе, җан исәбе алыр вакыт якынлашканда, татарны, телне бүлгәләү бик куркыныч нәрсә икән; әнә Өфедә һәм тагын кайбер җирләрдә мишәр төркемнәре оештыра башлаганнар, аларны татардан ваз кичтермәкчеләр икән… Күңелгә иң тигәне шул: мондый сүзләр зыялыларыбыз авызыннан да чыккалый.

Туфан ага исән булса, мөгаен: «Сез нәрсә, җәмәгать, әллә вирус аркасында ис сизми башладыгызмы? Татарның этник төркемнәрен читкә тибә, үзенчәлекле сөйләмнәрен ишетмәмешкә салыша башласак, милләтебездән нәрсә калыр?» – дияр иде. Бәлки әле, Пенза өлкәсендәге Әләзән авылында яшәүче мишәр кардәшләрне дә искә төшерер иде. Ул авылда Туфан ага белән бергә булган идек һәм Россия уртасында, урыс чолганышында яшәгән милләттәшләребезнең татар телен, гореф-гадәтләребезне саклавына шаккатып һәм сокланып кайткан идек. Кеше бит ул бер-берсен хөрмәт иткәндә генә якыная, берләшә.

Китап төрле максатлар белән чыгарыла, кайберәүләргә ул дус-ишләре алдында бераз кәпрәеп алу өчен дә кирәктер. Ә Җәүдәтне мишәрчә сөйләшүчеләрнең кими, бетә баруы борчый. «Хет шушы китап аша тарихта калыр», – дип тә куя. Китап чыгару өчен «акчалы әзиләр» эзләп йөрмәде ул, менә дигән машинасын сатты.

Китапның асыл кыйммәте тел кайгысы белән генә чикләнми. Җәүдәт әдәби образлар, мистик геройлар аша бүгенге тормышыбызны, күптән түгел булып узган вакыйгаларны сурәтләгән. Бер уйлаганда, язганнары чеп-чи уйдырма, әкият кебек, әмма без аның геройларында үзебезне таныйбыз, сөйләргә һәм язарга ярамаган күренешләргә тап булабыз. Ирексездән Нәкый ага Исәнбәтнең: «Турыдан-туры, ачыктан-ачык әйтергә ярамаганны әдәби әсәрләр аша халыкка җиткерергә була», – дигән сүзләре искә төшә.

Автор төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, бюрократлар һәм аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә килеп туган тискәре күренешләрне эзоп теле белән язган дияргә мөмкин. Тарих ничек кабатлана, име, безнең эрага хәтле 600 нче елларда яшәгән кол шагыйрь Эзоп алымнары бүген дә кирәк икән бит әле. Әмма тел яшерергә күпме генә тырышса да, Җәүдәт әзинең нәрсәгә ишарә итүе һәр укучыга аңлашылыр дип уйлыйм. Ә мишәр шивәсе язучының төп коралы булган телен тагын да үткенрәк итә. Китапны укыганнар арасында мин сүләгәннәр дерес тегел диеп кем әйтә алыр икән, ә!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү