Аякны көзән җыерудан лимон согы коткара

Аякны көзән җыерудан интеккән кешеләргә лимон согы ярдәмгә киләчәк.

Моның өчен табан астын иртә-кич лимон согы белән уарга кирәк. Оекбашны ул аякка тулысынча сеңеп беткәч кенә киясе. Нәтиҗәсе булсын өчен моны 14 көн дәвамында эшләргә кирәк. Суган кабыгын төнәтү дә аякны көзән җыерудан котылырга ярдәм итә. Моның өчен бер чәй кашыгы вакланган суган кабыгына бер стакан кайнар су салып, 10 минут төнәтергә кирәк. Аны йоклар алдыннан эчсәң, төнлә аякны көзән җыерудан интекмәссез.


Фикер өстәү