23 март тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Гидрометеорология хезмәткәрләре көне

Бу һөнәри бәйрәм 2008 елның 19маенда Россия Президенты указы белән гамәлгә куела. Беренче тапкыр 2009 елда билгеләнеп үтә.

Россиядә һава торышы системалы рәвештә Петр I указы белән күзәтелә башлый. Язмаларны  алып бару эше вице-адмирал Корнелиус Крюйуска тапшырыла. Ике ел үткәч, Россиядә беренче метереология станциясе төзелә.

Бөтендөнья метереология көне

1961 елда Бөтендөнья метереология оешмасы инициативасы белән БМО тарафыннан гамәлгә куела. Бу дата очраклы гына сайланмый. 1950 елда Бөтендөнья метереология оешмасын гамәлгә куйган Конвенцияләр үз көченә керә. Ул 1873 елда нигез салынган Халыкара метереология оешмасы базасында оештырыла. Бүген бу оешмада 190 ил әгъза булып тора.

102 ел элек (1919) Башкортстан Республикасы төзелә

1919 елның 20 мартында Мәскәүдә совет власте белән Башкортстан хөкүмәте арасында РСФСР составында Башкорт автономия Совет Республикасы төзү турындагы килешүгә кул куела. Ул Россиядә беренче милли автономия республика була. 23 мартта документның тексты “Известия ВЦИК” газетасында басылып чыга, шуңа күрә бу республика төзелгән көн буларак бәйрәм ителә. 1990 елның 11 октябрендә ул Башкортстан ССР дип атала башлый. 1992 елның 25 февраленнән бүгенге исемен йөртә. Республиканың мәйданы 143 мең кв км тәшкил итә. Бу – Россия территориясенең 0,8 проценты. Башкортстан Республикасы халык саны буенча илдә дүртенче урында тора (4 млн тирәсе).

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү