«Киләчәк укытучысы» бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе: «Бүгенге заман балалары белән эшләү авыр түгел, аларның күңелләре яхшы»

Безнең укытучылар Санкт-Петербургта узган «Киләчәк укытучысы» бөтенроссия бәйгесеннән җиңү белән кайтты. Алар арасында Бөгелмәнең 2 нче лицее һәм Иннополис мәктәбе  мөгаллимнәре бар.  Киләчәк укытучылары кайсы ягы белән аерылып тора?  Мөгаллимнәрне уңышлары белән котлап, мәктәп, бәйге турында фикерләрен белештек.

– Барлык финалистлар да үз эшенең чын осталары булуын күрсәтте. Җиңүчеләр, ә бу  – 30 команда, илнең 19 төбәген һәм барлык федераль округларны тәкъдим итә,  – диде «Россия  мөмкинлекләр иле» оешмасы генераль директоры Алексей Комиссаров бүләкләү тантанасында.

Бәйге укытучыларның  командада эшләү тәҗрибәсен таратуга, укытуда заманча алымнарны куллануга юнәтелгән. Программа кысасында  педагоглар Россия мәгърифәт  министры Сергей Кравцов  белән «Традицияләре булган мәктәп укытучыга киләчәк мәктәбе була аламы?» дигән темага багышланган «түгәрәк өстәл»дә катнашкан. Төрле яклап осталыкларын күрсәткәннәр. Җиңүчеләр саны буенча Свердловск өлкәсе алдынгы, аларның 4 командасы да җиңү яулаган. Татарстаннан исә ике команда уңышка ирешкән.

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Киләчәк укытучысы» һөнәри конкурсы финалы кунакларына Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Голикова да теләкләрен җиткергән:

– Якындагы берничә елда  ил мәгарифенең белем бирү сыйфаты буенча дөнья лидерлары рәтенә керүе сездән тора. Бәйгедә күп нәрсәләр башкардыгыз, һөнәри проектларда сезнең педагогик осталыгыгыз тулысынча чагыла. «Киләчәк укытучысы» конкурсы проблемаларның чишелешен табарга, заманча мәктәпләр өчен укытуның заманча ысулларын кертергә, сәләтле профессионаллар бергәлегенә кушылырга мөмкинлек бирә. Укытучы белем биреп кенә калмыйча, балага юнәлеш бирә, аңа үзенең сәләтен ачыкларга, үстерергә ярдәм итә. Чын педагог балада гаделлек, җаваплылык, хезмәт сөючәнлек кебек  сыйфатлар тәрбияләргә тиеш.

Татарстанга җиңү китергән мөгаллимнәр арасында  Бөгелмәдән  Елена Дубровина,  Наталья Бронникова, Ирина Черникова, Иннополистан  Мария Владыкина, Айсылу  Сәгыйтова, Дмитрий Шакирҗанов  бар.

Айсылу Сәгыйтова Иннополис мәктәбендә рус телен укыта. Айсылу – Минзәлә районы кызы. Мәктәпне тәмамлап, Казан вузына укырга кергән. Яшь укытучы төрле югары уку йортлары студентларына белем биргән.  Рус телен генә түгел, латин, риторика дәресләрен дә укыткан. 2016 елдан исә  Иннополис мәктәбенә күчкән.

– Бүгенге заман балалары белән эшләү авыр, диләр. Бу чыннан да шулаймы? – дип сорыйм Айсылудан.

– Авыр түгел, аларның күңелләре яхшы. Иннополиста әти-әниләр белән дә уртак тел табу авыр түгел. Белем бирүнең кыйммәтен аңлыйлар чөнки. Балалар да үз фикерләрен курыкмыйча әйтә. Мин моны хуплыйм. Ни өчен дигәндә, үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү бик мөһим. Бик акыллы балалар. Аларга аңлату өчен дәреслек темалары белән генә  чикләнү җитми. Стандарт булмаган сораулар бирергә яраталар. Яшермим, икеләнеп калган чаклар да булгалый. Кайчак  моңа галимнәр дә җавап бирә алмый. Ни өчен дигәндә,  яңа сүзләр интернетта барлыкка килсә дә, сүзлекләрдә булмый. Ул вакытта: «Әйдәгез, сорауга җавапны бергәләп эзлик яки башка көнне әйтермен», –дим. Балалар алдаганны сизә, шуңа күрә алар белән гадел булырга тырышам. «2»леләр куярга яратмыйм, бик сирәк кенә куйгалыйм. Таләпләр дигән нәрсә бар. Әмма начар билге куеп кына баланы яхшы укырга этәреп булмый. Шуңа күрә аңламаган темаларын кабат аңлатам.  «2»лене мин соңгы чиктә генә куям, – ди Айсылу Сәгыйтова.

Конкурска килгәндә, Айсылу өчен аның файдасы зур. Үз мәктәбе укытучылары белән тагын да ныграк хезмәттәшлек итә башлаган, шулай ук башка мәктәпләрдән яңа танышлары барлыкка килгән, хәзер социаль челтәрләрдә аралашалар.

– Дәрестәге катлаулы хәлләр уңышсызлык  түгел, аларны командада хәл итәргә мөмкин дип карыйм. «Россия  – мөмкинлекләр иле» платформасы проектларында башкаларга да катнашырга тәкъдим итәм. Иң мөһиме командагыз барлыкка килсен. Барлык һөнәри осталыгыгыз конкурс вакытында  камилләшәчәк, – ди Айсылу.

Бөгелмәнең 2 нче лицее укытучысы Наталья Бронникова, конкурста катнашу миңа белем бирү бурычларын нәтиҗәлерәк планлаштырырга һәм гамәлгә ашырырга ярдәм итте, ди.

– Яңа ысуллар: команда эше, уртак проектларны тормышка ашыру, профессиональ бәхәс оештыру формаларын файдаланырга туры килде. Моннан тыш, конкурста катнашу команда буенча хезмәттәшләремнең яңа һөнәри сыйфатларын күрергә һәм ачарга мөмкинлек бирде. Бу минем эшемне яңа идеяләр, алымнар белән баетачак. Укытучыга беркайчан да бер урында гына тукталырга ярамый, – ди Наталья.

Бөгелмәдән Ирина Черникова өчен әлеге конкурсның төп кыйммәте – ил, республика мәгариф үсешенә үз өлешеңне кертү. «Камилләшүнең чиге юк. Үзем өчен яңа үсеш ноктасы билгеләдем», – ди ул.

Яз көне бәйге җиңүчеләре  «Россия  – мөмкинлекләр иле» платформасының «Сенеж» дигән программасында катнашачак.

Сәрия Мифтахова

Фото: tatarstan.ru

 


Фикер өстәү