COVID-19 инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы вакцинация темасы буенча туры эфир оештыра

24 мартта Татарстан COVID-19 инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы аккаунтында вакцинация темасы буенча туры эфир оештырыла. Анда табиб-психотерапевт, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты Владимир Менделевич коронавирус инфекциясенең кеше психикасына тәэсире турында сөйлиячәк.

Пандемия Татарстанда яшәүчеләрнең психик сәламәтлегенә ничегрәк йогынты ясаган? Коронавирус кичерүчеләр үзләрендә нинди үзгәрешләр сизгән? Коронавируска ышанмаучыларны диссидентлыкка нәрсә этәрә?

Татарстан COVID-19 инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабның инстаграмдагы аккаунтында шушы һәм башка сорауларга җаваплар табарга була. Туры эфир 11.00 сәгатьтә башлана.

Эфир темасы – “COVID-19 һәм психик сәламәтлек. Күңел тынычлыгын ничек сакларга?” Әңгәмәдәш – Татарстан Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Туры эфир Татарстан COVID-19 инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб аккаунтында (@stopcovid19.tatarstan) узачак.

Аны түбәндәге сылтама аша кереп карарга мөмкин: https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan.

 

 


Фикер өстәү