Түбән Кама шәһәренең бала тудыру йорты ачылуга 45 ел тулган

Түбән Камада, шәһәр статусы бирелүгә 55 ел тулу уңаеннан, төрле чаралар күрелә. Күптән түгел, мәсәлән, шәһәр музеенда шәһәрнең беренче медицина хезмәткәрләре белән очрашканнар.

22 мартта исә шәһәрнең беренче бала тудыру йорты ачылуга 45 ел тулган. 150 койка-урынга исәпләнгән яңа объектта физиология, обсервация бүлекләре була. Беренче нарасый бала тудыру йортын ачу тантанасы вакытында дөньяга килә. Бу кыз бала була. Ул елларда шәһәрдә туучылар саны күп, елына 3 500дән артык бала дөньяга килгән.

Баш табиб вазыйфасына Галина Ивановна Исмәгыйлева билгеләнә. Аның катнашы белән хатын-кызлар консультациясе, шәһәр хастаханәләрендә гинекология бүлекләре ачыла. Моннан тыш, бер балалар бакчасы бала тудыру йорты филиалы итеп үзгәртеп корыла, икенче санлы бала тудыру йортына репродукция һәм гаиләне планлаштыру үзәге статусы бирелә.


Фикер өстәү