Байден китәме, каламы?

Үткән атна Америка Президенты Байденның Кремль лидеры Путин адресына әйткән сүзләре белән тарихка кереп калды. ABC телеканалына биргән интервьюда Владимир Владимировичка «җаны булмаган кеше» һәм «үтерүче» дигән бәя биреп, Байден ике ил арасындагы сәяси көрәшнең кискенләшәчәген анонсларга теләде.

Дөньякүләм лидерлар авызыннан андый сүзләр чыгарга тиеш түгел гадәттә. Дипломатик тел уйлаганны яшерү өчен хезмәт итә. Шуңа күрә Байденның сүзләре акылга саегып баручы карт кешенең ни әйткәнен белмичә сөйләп ташлавы кебек яңгырады. Мәскәүдә аны шулайрак кабул иттеләр дә, ярым шаяртуга һәм көлкегә бордылар, рәсми Вашингтон лидерын туры эфирда ачык диалогка чакырдылар. Байденның андый диалогка бара алмаячагын Россия башкаласында беләләр иде, әлбәттә. Океан артындагы идарәченең, картлык зәгыйфьлеге сәбәпле, үткен сөйләшүләр алып барырлык җае юк. Американнар үзләре дә аны Ак йорт штурвалы артында озак тормас, дилбегә вице-президент Камала Харрис кулына күчәр дип шикләнәләр. Әмма Байден ташлаган гаепләүләр җитди, гаепләнүчегә карата персональ санкцияләр таләп итәләр. Әгәр сүзләр хаклы булса, «гаепле» лидер сәяси яктан изоляцияләнә, аның белән сөйләшүләр алып барып булмый, халыкара мәйданда аның сүзләре яңгыратылмый. Ул лидерны хакимияттән төшерү өчен барлык илләрнең уртак тырышлыгы башлана. Дөресен генә әйткәндә, андый хәлнең халыкара тәҗрибәдә булганы юк диярлек әле. Бик зәгыйфь һәм кечкенә илләрнең лидерларына карата гына кайбер чаралар күрелгән очраклар бар. Алары да уңышсыз тәмамлана.

Америка кулында Россиягә каршы кулланырга мөмкин булган бер генә механизм бар: финанс блокадасы игълан итеп, Көнбатыштагы активларына арест салу. Бу Россия өчен зур югалту булыр иде, билгеле. Әмма югалту көнбатыштагылар өчен дә җитди булачак һәм АКШның башка партнерларны моңа күндерүе икеле. Гаҗәп зур куәткә ия булган держава, бердән, икътисади яктан хәлсезлек кичерә, икенчедән, илнең үз эчендә сәяси хәл бер дә тотрыклы түгел. Капитолийны һаман да милли гвардия саклый. Финанс тотрыксызлыгының көчәюе Байденның үзенә дә очколар өстәмәячәк. Көнбатыш лидерлары аның Путинга бәясен бер дә хупламадылар. Бу Байденны уңайсыз позициягә генә куйды.

Әлегә Байденның АКШ белән идарә итүе Кремль файдасына гына кебек. Артык йомшак һәм зур эшләргә сәләтсез лидер килде Вашингтонда. Чыгышларының берсендә ул вице-президентны үзеннән акыллырак дип атап та кеше көлдерде, теленнән «президент Харрис» дигән сүзләр дә ычкындырды. Соңгысы дөрслеккә туры килә, АКШ белән кара тәнле вице-президент идарә итә дип тә әйтәләр.  Әлегә хәл, Байден теләгенә каршы килеп, Мәскәү файдасына үзгәрде. Кремльдә Вашингтондагы хәзерге вазгыятьтән дивидендлар ала беләләр. Fox News тапшыруларының берсендә алып баручы Шон Хэннити: «Путин АКШ Президентыннан ачыктан-ачык көлә», – дип белдерде. Элекке дәүләт секретаре Майк Помпео да: «Путин Байденга җитди итеп китереп сукты», – дип эфирда чыгыш ясады.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: Валерий Шарифулин / ТАСС


Фикер өстәү