Фирдүс Тямаев: «Санаулы гына артист Башкортстанга керә алмый. Без нишләргә тиеш?»

Без нишләргә тиеш? Кемнән яклау табарга, килеп туган вазгыятьне ничек аңларга, тамашачыны ничек тынычландырырга? Башкортстанда концерт куярга маршрут кәгазе ала алмаган җырчылар әнә шулай аптырашта. Бу көннәрдә генә тагын да күңелсезрәк хәл булды. Фирдүс Тямаевның Кыргыз-Миякәдәге концерты, клубта ут юк, дигән сылтау белән булмый калды. Җырчыга халыктан гафу үтенүдән башка чара калмады.

Бу хәл тамашачыны аптырашта калдырды. Мәдәни чараны өзүдән кемгә файда? Фирдүс бу сорауга үзе дә җавап таба алмый:

– 15 кеше 5 тонна аппаратура белән 700 чакрым юл үттек. Алдан ук кисәтсәләр, без  бармый гына идек бит. Бу хәл җанисәпкә дә, Куштауны яклаганга да, спорт вакыйгаларына да бәйле, диләр. Мин белмим. Минем халыкка концерт куясым килә. Башкортстанда сиксәнгә якын концерт куясыбыз бар, билетлар  сатылмый. Ике халыкны капма-каршы куюдан беркем дә отмый. Ә бит гади халык бу уеннарга катнашмый да, белми дә. Аларга концерт кирәк. Хәзер концерт куяр өчен юл картасын (маршрут кәгазе) алырга кирәк, диләр. Бу – Рәхимов вакытында булган тәртип, аны узган елны пандемиягә бәйләп яңадан гамәлгә керттеләр. Ләкин ул картаны безгә бирмиләр. Дөрес, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров февраль аенда пандемиягә бәйле рәвештә чит төбәкләрдән артистларны  кертүне чикләргә дигән карар чыгарган иде. Хәзер бит инде залларны ачтылар, нинди каршылык булырга мөмкин? Аның бит иң кызыгы шунда, Башкортстанда туган, Татарстанда яшәгән артистларга концертлар куюда бернинди киртәләр юк. Санаулы гына артист Башкортстанга керә алмый. Безгә башкорт дип язылыргамы соң инде, аңламыйм. Бусы – ирония, әлбәттә. Миякәдән гармун уйнап, җырлап, халыкны тынычландырып киттек. Хәзер инде Стәрлетамактагы концерт өзелергә тора. 2 апрельгә билгеләнгән концертка билетлар сатылган, ә бездән юл картасы сорыйлар.

Илсөя Бәдретдинованың да Башкортстанда концертлары көтелә. Билетлар сатылган, әмма бу концерт куюга гарантия түгел, ди ул:

– Мондый хәлдә кем яклый ала – без белмибез. Концертларны өзүнең дә сәбәбен  аңламыйбыз. Ләкин вазгыять әнә шундый күңелсез. Берничә ай рәттән маршрут кәгазен алырга йөрибез, чөнки ансыз Башкортстанга кертмиләр, ә аны безгә бирмиләр. Аннан соң концертка рөхсәт бирү-бирмәүне һәр район үзе хәл итә, диделәр. Без аерым районнарга чыга башладык та, алар маршрут кәгазеннән башка кертә алмыйбыз, дип, янә өстәгеләргә барырга куштылар. Бер-берсенә юллап тик утыралар. 18 ел буена гастрольләргә йөрим, бер тапкыр да мондый хәл булмады. Башка җырчыларны да кертмәсәләр, пандемия яки башка сәбәпләрне уйлар идең. Ләкин бит залда 100 процент утырту рөхсәт ителде, бу – беренчедән, икенчедән, анда бөтен спорт чаралары гөрләп үткәрелә, цирклар йөри һәм иң күңелгә тигәне – безнең коллегалар да концерт куя. Мине Стәрлетамакка керттеләр, Уфада концерт булырга тиеш, аннан кире бормаслармы – билгесез. Иң гаҗәбе, ул кәгазьне Башкортстаннан кала бер җирдә дә сорамыйлар. Мин моны ике халыкны бәрелештерү дип бәялим. Чөнки минем Инстаграмга директка бик күп ачулы хатлар  килә. Алар, ничә еллар буе Башкортстанда йөрдегез, бездә яхшы тамашачы дип мактадыгыз, хәзер кеше булдыгыз да, безгә кермисез, дип язалар. Алар сәбәпнең  нәрсәдә икәнен аңламыйлар да хәтта. Башкортстанга кертмәгәнлектән, Туймазы, Октябрьский халкы концертларны Татарстанга чыгып карады. Хәтта Чаллыда өстәмә концертлар ясарга туры килде. Кыргыз-Миякәдә дә ике көн концерт булырга тиеш. Билетлар сатылган. Анда барыргамы инде хәзер, юкмы – без белмибез.

Айдар Галимов  үз районында килеп чыккан хәл уңаеннан бик уңайсыз хәлдә калуын әйтте һәм Фирдүс Тямаевтан гафу үтенде:

– Бу – беркем өчен дә матур күренеш түгел. Моннан беркем дә отмый, барысы да отылалар гына. Минем өчен бигрәк тә күңелсез хәл, Миякә – туган районым. Шундый хәл булыр дип кем уйлаган… Кыргыз-Миякә – гомер-гомергә талантларга бай, толерант, киң күңелле, күпмилләтле район ул. Мин монда район хакимиятен дә гаепли алмыйм. Нишләсеннәр инде алар, өстән әйтелгән сүз бит, ә аларга үтәргә һәм бөтен «тукмак»ларны үз өсләренә алырга туры килә. Шушы акылсыз эшне эшләргә кушкан чиновник әйтте дә читкә качты инде, без аның исемен дә белә алмабыз… Ә бит бу очракта иң начары – җырчыны яратып, акча янчыгы белән тавыш биргән тамашачы уңайсыз, аңлаешсыз хәлдә калган. Инде килеп туган хәлне, маршрут кәгазе юк, дигән сылтау белән капларга тырышу – бик иске ысул, үткән гасырдагы инструмент. Советлар заманында бар иде ул, хәзер аны яңадан кайтарырга тырышу бик кызык хәл. Без бит инде бөтенләй икенче заманда яшибез, таш гасыр түгел, мондый алымнар мәгълүмат заманында эшләми. Бөтен халык шул ук мизгелдә барын да белә, үз фикерен шунда ук белдерә. Кертмибез, тыябыз, ябабыз, сүндерәбез дигән ысул инде кирегә генә эшли бу заманда!

Маршрут кәгазе кирәк булгач, нишләп билетларны сатканнар соң? Күпме кеше эшләгән, бер ай алдан реклама бирелгән, коллектив күпме юл үтеп килгән. Аны алдан әйтеп булмый идеме? Концерт алдыннан һич югы консультация үткәрергә, аңлашырга кирәк иде. Нәрсәдер, бәлки, әйтергә, җырларга ярамыйдыр, ә нәрсәнедер, киресенчә, әйтергә кирәктер – аңлатсыннар, менә бу нормаль мөнәсәбәт булыр иде. Әлбәттә, концертлар куелган булса, минемчә, барысы өчен дә уңай булган булыр иде. Мәдәният бүлеге дә, сарае да, җырчы да, тамашачы да отар иде. Фирдүс ике көн концерт куйганнан гына нәрсәдер начар якка үзгәрә алмый бит инде. Мин коллегам алдында, Фирдүс алдында гафу үтенәм. Үз районымда шундый хәл килеп чыкканы өчен миңа бик уңайсыз. Мин аны аңлыйм, үзаллы эшләү бик җиңел түгел, коллективны тотарга, хезмәт хакы, салымнар түләргә кирәк. Мондый аяк чалу ул финанс ягыннан да, мораль яктан да бик авыр. Бирешмәскә, провокацияләргә бирелмәскә инде. Ә мондый фәрманны бирүчеләр, акылсыз ысулны кулланучылар республика җитәкчесен дә уңайсыз хәлдә калдыра. Ике республика җитәкчесе арасында эшлекле мөнәсәбәтләр барлыкка килде, бу хәл әлеге мөнәсәбәтләргә күләгә төшермәс дип ышанасы гына кала.

Стәрлебашта яшәгән язучы Хисаметдин Исмәгыйлов, бу хәлләр вакытлыча, дигән фикердә:

– Татарстан артистлары бик актив, халык та аларны көтеп ала. Башкорт артистларына да алай атлыгып тормыйлар кебек тоела хәтта. Мин бу чикләүне вакытлыча күренеш дип бәялим. Андый кыенлыклар элек тә булды. Авылдашыбыз Зәки Зәйнуллинның «Арбалы хатыннар» әсәре Камал театрында сәхнәләштерелгәч, аларны бик тә үзебезгә китерәсебез килде. Рөхсәт алу җиңел булмады һәм мин аны язып та чыктым инде. Тау башында «КамАЗ»ларга сәхнә корып, очрашуны үткәрәбез дигәч, мәдәният сараен сәгать ярымга бирделәр. Мин алмаш концертлар оештырырга кирәк дим. Без ачык йөз күрсәтсәк, Башкортстан да ачылыр. Гомер-гомергә иңгә-иң яшәгән халык, хәзер генә чикләр ябылмас бит инде?

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да Башкортстанда Фирдүс Тямаевның концерты өзелүе уңаеннан ачыклык кертте. Ул әлеге хәлне сәясиләштермәскә кирәк дигән фикердә:

– Әлеге концертны оештыру буенча ике як та мөстәкыйль рәвештә килештеләр. Әгәр килешүнең пунктлары бозылган һәм ике як арасында аңлашылмаучылык килеп чыккан икән – үз хокукларыңны судта яклап була. Мәдәният өлкәсендә булган хәлләрне сәясәткә бәйләргә кирәкми. Бу эштә хискә бирелергә ярамый. Мәдәният, сәнгать, киресенчә, кешеләрнең күңелләрен йомшартырга тиеш, ул мөнәсәбәтләрне яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Бүгенгә кадәр Татарстан артистларының концертлар оештыру белән бәйле авырлыклар  бар дип мөрәҗәгать иткәннәре булмады. Әгәр мондый мөрәҗәгатьләр булса, республиканың Мәдәният министрлыгы Башкортстандагы хезмәттәшләре белән  бу мәсьәлә турында сөйләшергә әзер. Министрлыклар арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырылган.

Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан артистлары, театрлары Башкортстанда уңышлы чыгыш ясыйлар. Башкортстан да үз коллективларын Татарстанга алып килә. Мәсәлән,  «Нур» Уфа татар дәүләт театры – Казанда, ә Камал театры Уфада гастрольләрен уздырачак. Шулай ук, Башкортстанның милли симфоник оркестры чыгышлары турында да сөйләшүләр алып барыла.

Без Башкортстан Мәдәният министрлыгы белән дә элемтәгә кереп карадык. Алар маршрут кәгазе мөһимлеген һәм тулы җавап алу өчен соңрак шалтыратырга кирәклеген әйттеләр. Соңрак шалтыраткач, сорауны рәсми рәвештә җибәрергә куштылар.

Артистларга авыр хәлдә калмас өчен нишләргә?  Юрист Руслан Айсин киңәше:

– Мондый хәлдә калмас өчен юридик яктан әзерлекле булырга кирәк. Ягъни концерт куяр алдыннан килешү төзергә һәм анда шушындый форс-мажорлар булмасын өчен устойка каралырга тиеш. Әгәр кабул итүче як үз бурычларын үтәми икән, димәк, ул штраф түли. Зур штрафлар булса, мондый җинаятькә бармаслар иде. Бу – халык алдында, гаделлек каршында җинаять.  Шундый хәл килеп туган икән, судка бирергә, хәлне яшереп ятмаска, халыкка чыгарырга кирәк.

Гөлинә Гыймадова

 


4 фикер

  1. Халык саны алу утсен эле, бер нинди каршылык булмаячак. Башкортостаннын ботен курыкканы Татарларнын куп булуында бит. Рекламадан курка башкорт.

  2. Вот сэясэт белэн бэйлэмэскэ дилэр, куренеп тора бит сэясэт икэне, башкортлар официальный хат жибэрергэ кушканнар, э безнен президент ильвин грейнен случаенда сразу разобрался и уэе жавап бирде, вот шулай була политика кысылмаса

  3. Тавыш-гауга бердэ юньлегэ илтми инде ул! Узган ел артистлар Иркэне «чэйнэделэр» (озэ алмадылар!), вирус аркасында концертларны тыйдылар. Янадан мондый хэллэр кабатланмасын иде инде! Э миллэт мэсьэлэсенэ килгэндэ- татар дип яздылар ни дэ, башкорт дип яздылар ни (паспорта анысы да юк!) — ХОДАЙ каршында барыбыз да бертигез!

Җавап Отменить ответ