Ике хатын-кызны бәрдереп, авария урыныннан качкан машина йөртүчене эзлиләр

Кичә Мәскәүнең Пулковская һәм Конаковская урамнары киселешендә Мерседес ике хатын-кызны бәрдерә, машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урынныннан кача. Бер ханым хастаханәгә барганда, икенчесе реанимациядә җан биргән. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, руль артында 23 яшьлек Сидикшох Рахметов була. Аны эзли башлыйлар. Егет берничә сәгатьтән инстаграмында «Руль артында мин түгел идем. Машинамны саттым. Яңалыкларга ышанмагыз» дип язып чыга.

Хәзер полиция хезмәткәрләре аның дусты Хусен Сомонны эзли, дип хәбәр итә life.ru.


Фикер өстәү