Россиядә яшәүчеләрнең 3 проценты Казанда яшәргә тели

Россиядә яшәүчеләрнең 3 проценты Казанда яшәргә хыяллана икән.

Шул ук вакытта аларның 60 проценты карьера үсешенә һәм зур хезмәт хакына исәп тота, 42 процентын шәһәрнең инфраструктурасы кызыктыра. Сораштыруда катнашучыларның өчтән бер өлешен башкалабызда ял итү мөмкинлекләренең зур булуы җәлеп итә. «Работа.ру» сервисы әнә шундый мәгълүматлар бастырган. Шулай ук халык Калининград һәм Екатеринбургка, Мәскәү, Санкт-Петербургка күченергә риза. Тик респондентларның күпчелеге әлегә бу адымга барырга әзер булмауларын белдергән. Сораштыруда эшкә сәләтле яшьтәге 9 меңнән артыграк кеше катнашкан.

 

 

 


Фикер өстәү